Казанда үзмәшгульләрнең «Сфера» маркеты узачак

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган компаниясе «Казан ярминкәсе» ААҖ белән берлектә үзмәшгульләрне 26 һәм 27 февральдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сфера» үзмәшгульләр маркетында катнашырга чакыра.

Маркетта Татарстанны эшчәнлек алып бару урыны итеп сайлаган үзмәшгульләр, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы шәхси эшкуарлар катнаша ала.

Маркет берничә зонадан торачак:

  • дизайн-маркет: бизәнү әйберләре, кием-салым, декор әйберләре, тире эшләнмәләре, косметика, балалар өчен товарлар, бәйләнгән әйберләр;
  • фудкорт: сырлар, кондитер эшләнмәләре, файдалы продуктлар, бал, соуслар, кайнатма, урбеч;
  • бьюти-зона: чәчтарашлар, визажистлар, тырнак ясау сервисы осталары;
  • фотография зонасы: фотозона, фото күргәзмәсе, үзмәшгуль фотографлардан фотография буенча мастер-класслар;
  • флористлар – флористика һәм декор белән бәйле зона;
  • үзмәшгульләр статусында эшләүче артистлар, кавер-төркемнәр, музыкантлар, ди-джейлар.

Моннан тыш, үзмәшгульләр лекторийларда яки мастер-класслар зонасында катнаша ала.

Маркетта катнашу өчен, sphera.market@gmail.com электрон адресына хат җибәреп, гариза бирергә кирәк. Хат текстында түбәндәге мәгълүматны күрсәтергә һәм кайбер документларны теркәргә кирәк:

  • брендның исеме һәм эшчәнлеге;
  • элемтә өчен мәгълүматлар (ФИА, телефон номеры), шәһәр;
  • брендның социаль челтәрләренә сылтамалар;
  • 2021 ел өчен һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында физик затны исәпкә кую (исәптән төшерү) турында белешмә яки Федераль салым хезмәте сайтыннан чарада катнашу датасына скриншотлар;
  • Вакциация яки кичергән COVID-19 турындагы QR-код.

Барлык сораулар буенча да түбәндәге телефоннар аша консультация алырга мөмкин: + 7 (917) 291-97-81 (Нәфисә Альтапова) яки +7 (927) 247-78-44 (Александр Мороз).

Ярминкәнең эш режимы: 11:00 сәг. тән 20:00 сәг. кә кадәр; адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International