ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды кредит продуктларының портфеле яңа «Трехпроцентный» («Өч процентлы») микрозайм белән тулыланачак. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен 8 ташламалы финанс продукты эшли.
3 % лы микрозаймнан Татарстан Республикасында теркәлгән һәм эшчәнлек алып баручы КУЭ субъектлары файдалана алачак. Займ «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында Татарстан Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан бирелә.
Программа шартлары буенча, займ суммасы 2 елга кадәр срокка 300 меңнән 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Микрозайм теләсә нинди эшкуарлык максатларына еллык 3 % белән бирелә. Кредит бирү механизмы шулай ук эшкуар Татарстан Республикасы Гарантия Фондына мөрәҗәгать итеп рәсмиләштерә ала торган поручительлек булуны күздә тота.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, финанс дәүләт ярдәме Татарстан эшкуарларында югары ихтыяҗга ия. 2021 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс программалары буенча республика бизнесы 1 млрд сумнан артык кредит акчаларын җәлеп итте.
Эшкуарлар, барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен, 8(843)524-90-90 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.