Татарстанда бизнес өчен микрозаймнарны түләү срогы 3 елга кадәр арттырылган

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы, республика эшкуарлары берлегенең кире элемтәсе һәм теләкләре нигезендә, бизнес һәм үзмәшгуль гражданнар өчен 7 микрофинанс продуктын түләү срогын 2 елдан 3 елга кадәр арттырды.

2021 елның ноябрендә Яр Чаллыда бизнес-бергәлек белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк хакимиятләре ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан микрозаймнар түләү вакытын арттыру өстендә эшләячәк, дип сөйләде. Тиешле гариза РФ Икътисади үсеш министрлыгына җибәрелде. Федераль ведомство карары буенча, агымдагы елның февраленнән башлап, республика эшкуарларының 3 елга кадәр срок белән микрозайм рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Микрозаймнарны түләү срогын арттыру бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу бигрәк тә эпидемиологик хәлнең тотрыксызлыгы белән бәйле рәвештә саклана торган чикләүләр вакытында мөһим. Шулай ук, еш кына, күп кенә проектларның яшәү циклы ике елдан артык тәшкил итә, эшкуар чыгымнарны каплауга, кагыйдә буларак, өченче елда чыга, һәм бу чорда финанс ярдәме стартапны уңышлы гамәлгә ашыру өчен мөһим өлеш булып тора.

Ташламалы микрофинанслау үзәгендә киң даирә эшмәкәрләр: социаль эшкуарлар, экспортерлар, техно- һәм сәнәгать парклары резидентлары, фермерлар, шулай ук яңа эш башлаучы эшкуарлар. Өч еллык түләү чоры Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган түбәндәге микрофинанс продуктлары өчен ачык: «Корылык», «Старт», «Үзмәшгульләр», «Сәнәгать парклары», «Экспортка ярдәм итү», «Социаль эшкуарлык» һәм «Яңадан йөкләү».

Ташламалы микрофинанслау кече компанияләргә, микробизнеска һәм хәтта стартапларга 0,1 % тан алып ташламалы ставка буенча өч елдан да артык булмаган срокка 5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен 8(843)524-90-90 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International