Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны электрон сәүдә турында түгәрәк өстәлдә катнашырга чакыра

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны «E-commerce 2.0. Күпләп сату электрон сәүдә мәйданчыкларында сатулар» темасына практик түгәрәк өстәлдә катнашырга чакыра.

Төп спикер буларак Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тренеры, «Ленинград өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең тышкы икътисади элемтәләр һәм региональ хезмәттәшлек департаменты директоры Лилия Аракелова чыгыш ясаячак.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар түбәндәге мәсьәләләрне караячак:

• интернет-сатуларның иң рентабельле моделен сайлау;

• электрон сәүдә өчен гамәлдәге мәйданчыкларга анализ (маркетплейс яки үз интернет-кибете), аларның һәрберсенең өстенлекләре һәм үзенчәлекләре;

* төрле илләрдә интернет-сәүдә күләменә йогынты ясый торган икътисади факторлар;

* экспортлана торган продукцияне реклама аша таныту, интернет-аудиториянең уңай мөнәсәбәтен арттыру һәм аңа ярдәм итү стратегиясен эшләү;

* интернет-экспортның табышлылыгын арттыру һәм тышкы сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу органнары белән эшләү өчен кулланыла торган инструментлар.

Түгәрәк өстәл 2022 елның 11 февралендә, 10.00 сәгатьтә Петербург ур., 28 йорт, 3 кат адресы буенча узачак.

Чарада катнашу һәм теркәлү мәсьәләләре буенча Милютина Ирина Анатольевнага – +79179324851, Салихова Елена Сергеевнага 8(843) 222-90-60, доб.278 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International