ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге төбәк экспортерларын Санкт-Петербург шәһәрендә узачак күргәзмәдә катнашырга чакыра. 


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча яңа форматта эшче төркем утырышын уздырды – Икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Чистай муниципаль районында булдылар. Визит кысаларында икътисад министры шәһәрнең система барлыкка китерә торган предприятиеләрендә, шулай ук «Чистай» индустриаль паркы резидентларында булды, компанияләр җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алышты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча яңа форматта эшче төркем утырышын уздырды – Икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Чистай муниципаль районында булдылар.

Тикшерүгә мораторий гамәлдә булу чорында Татарстан Республикасы эшкуарларының Дәүләт хезмәтләре федераль порталы бүлеге аша (knd.gosuslugi.ru) планлы тикшерүләр уздыруга тыюны бозу факты буенча шикаять бирү мөмкинлеге барлыкка килде. 


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» Үзәге «Бүген Интернетта бизнес алып бару» темасы буенча эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне масштаблы онлайн-укытулар үткәрәчәк.


9
апрель, 2022 ел
шимбә

Татарстанда озак саклана торган азык-төлекне ваклап сату күләме максималь ажиотаж күзәтелгән март башындагы белән чагыштырганда кимеде. Шушы чор белән чагыштырганда шикәр һәм тозга ихтыяҗ 3,5 тапкыр, он һәм дөгегә – 3 тапкыр, үсемлек маена 2,8 тапкырга төште. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 


8
апрель, 2022 ел
җомга

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, кече һәм урта бизнесны цифрлаштыру программасында катнашу өчен, болытлы программа тәэмин ителешен яңа сайлап алу башлануы турында игълан итә. Хокукка ия булучылар дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирә ала.

Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе Федераль исемлекне яңартты һәм аңа Татарстанның тагын 5 эре оешмасын кертте. Бүген исемлектә республиканың 49 оешмасы бар, алар арасында 26 сәнәгать предприятиесе, 8 ягулык-энергетика комплексы предприятиесе, 5 Агросәнәгать комплексы компанияләре оешмасы һәм төркемнәре предприятиеләре, 4 транспорт комплексы предприятиеләре, 3 IT-тармак фирмасы, 1 сәүдә өлкәсендәге оешма һәм 2 югары уку йорты.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чираттагы эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә тармак министрлыклары вәкилләре катнашында узды һәм шул исәптән импортны алмаштыру һәм импортны алмаштыру продукциясен җитештерүне оештыру мәсьәләләренә дә кагылды.

Татарстан Республикасы бизнес өчен хезмәт күрсәтүне һәм ярдәм чараларын цифрлаштырган иң беренче төбәкләрнең берсе булды. Хәзерге вакытта РФ КУЭ ның санлы платформасында үзмәшгуль төбәк эшкуарларына һәм үзмәшгульләренә 32 республика чарасы каралган инде. Алар арасында: күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу өчен гариза бирү, бухгалтерия, продукцияне сертификацияләү, товарларны һ. б. ларны танытуда ярдәм алу мөмкинлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International