Татарстан бизнесы 32 хезмәтне электрон рәвештә ала алачак

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы бизнес өчен хезмәт күрсәтүне һәм ярдәм чараларын цифрлаштырган иң беренче төбәкләрнең берсе булды. Хәзерге вакытта РФ КУЭ ның санлы платформасында үзмәшгуль төбәк эшкуарларына һәм үзмәшгульләренә 32 республика чарасы каралган инде. Алар арасында: күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу өчен гариза бирү, бухгалтерия, продукцияне сертификацияләү, товарларны һ. б. ларны танытуда ярдәм алу мөмкинлеге.

Бизнес өчен хезмәтләрне «санга» күчерү Республиканың кече һәм урта эшкуарлыгын үстерү турында КУЭ Корпорациясе һәм Татарстан хакимияте арасында төзелгән килешүдә каралган. Аның пунктларының берсе – ярдәм чараларының үтемлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыру. Бу процесста КУЭ Корпорациясе тарафыннан күптән түгел эшләтеп җибәрелгән МСП.РФ санлы платформасы зур роль уйный, анда инде «Минем бизнес» Үзәгенең һәм ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәгенең 32 хезмәте тупланган.

Февральдән башлап, Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре онлайн-форматта 600 дән артык хезмәт рәсмиләштергән. Болар продукцияне таныту, сертификацияләү һәм популярлаштыру, бухгалтерия алып бару, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу һәм укыту, оешманы социаль эшкуарлар реестрына кертү һәм коворкингларда урыннар алу буенча хезмәтләр. Шулай ук үз эшен башлап кына җибәрергә ниятләгән физик затлар өчен Шәхси Эшмәкәр яки ҖЧҖ не теркәү буенча хезмәт күрсәтелә. 

Үзмәшгуль гражданнарга, ярдәм алу өчен, хәзер МСП.РФ ның санлы платформасында теркәлергә кирәк, эшмәкәрләргә, теркәлүдән тыш, электрон санлы имза (ЭЦП) кирәк булачак. Электрон санлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International