Татарстан эшкуарлары тикшерүгә мораторийны бозу турында Дәүләт хезмәтләре аша шикаять бирә алалар

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Тикшерүгә мораторий гамәлдә булу чорында Татарстан Республикасы эшкуарларының Дәүләт хезмәтләре федераль порталы бүлеге аша (knd.gosuslugi.ru) планлы тикшерүләр уздыруга тыюны бозу факты буенча шикаять бирү мөмкинлеге барлыкка килде. 

Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүләргә мораторий эшли. Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында бу сан 2 меңнән артык тәшкил итә. 

Республика эшкуарларының, мораторийны бозу очрагында, шикаять бирү яки күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча берничә ысул белән мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.

РФ Дәүләт хезмәтләре Порталында «Контроль органнарны карарына карата шикаять» махсус бүлегендә. Бу вакытта мондый шикаятьне карау вакыты, аны бирү көнен санамыйча, 1 эш көне тәшкил итә.

Бизнес вәкилләре шулай ук хокук бозу фактлары турында Россия Икътисади үсеш министрлыгына proverki.net@economy.gov.ru электрон почтасына гариза җибәреп хәбәр итә алалар, тикшерүче карары белән килешмәгән очракта – судка кадәр шикаять бирү системасында Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинет аша шикаять бирә алалар. 

Моннан тыш, Россиядә агымдагы шартларда эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә сервис эшли.

КУЭ Корпорациясенең «Сервис 360°» ресурсы аша, corpmsp.ru/360 сайтында үзара элемтә формасын тутырып, бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сервис дәүләт ярдәме чаралары, санкцияләр шартларында бизнес алып бару үзенчәлекләре турында мәгълүматны үз эченә ала, үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча шикаять җибәрергә яки фикер калдырырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү инструменты булып «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы тора. Provbiz.ru сайтында типик хокук бозулар турында белешмәлекләр, контроль төрләре буенча чек-листлар, шулай ук хокук бозуларны булдырмау буенча гамәли тәкъдимнәр бар. Тикшерү факты буенча һәм консультация алу өчен кайнар линия номеры 8-800 222 37 22 аша яки күрсәтелгән сайтта махсус форма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International