Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Республика экспортерларын Санкт-Петербургта үткәрелә торган күргәзмәдә катнашырга чакыра

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге төбәк экспортерларын Санкт-Петербург шәһәрендә узачак күргәзмәдә катнашырга чакыра. Невада Neva Buyers Week челтәрләрне сатып алу атнасы һәм Санкт-Петербург шәһәрендә Ак төннәр күргәзмәсе 2022 елның 21 һәм 22 июнендә узачак. Neva Buyers Week – ритейл базары профессионаллары өчен төп вакыйга. Нәкъ менә биредә тәэмин итүчеләр күпләп сатып алучылар һәм иң эре сәүдә челтәрләре белән элемтәләр урнаштыра, ә ритейлерлар үз кибетләренең ассортиментын яңарта алачак. Күргәзмә түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:

  • Туклану продуктлары һәм эчемлекләр;
  • Логистика һәм төрү;
  • Косметика, көнкүреш химиясе;
  • Йорт өчен товарлар;
  • Балалар өчен товарлар, канцелярия;
  • Сәүдә, склад, касса җиһазлары;
  • IT, digital, маркетинг һәм дизайн;
  • Банклар һәм финанс хезмәтләре;
  • retail өчен башка товарлар һәм хезмәтләр

Экспортка ярдәм итү үзәге, күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзү, тәрҗемәче хезмәте өчен түләүне дә кертеп, бердәм күргәзмә стендын оештыра. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтеләчәк. 

Татарстан Республикасыннан коллектив стенд составында катнашу өчен, 25 апрельгә кадәр МСП.РФцифрлы платформасында гариза бирергә мөмкин.

Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы уңайлы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International