Татарстанда озак саклана торган азык-төлекне ваклап сату күләме максималь ажиотаж күзәтелгән март башындагы белән чагыштырганда кимеде. Шушы чор белән чагыштырганда шикәр һәм тозга ихтыяҗ 3,5 тапкыр, он һәм дөгегә – 3 тапкыр, үсемлек маена 2,8 тапкырга төште. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Россия Федераль Салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган контроль-касса техникасының агымдагы күрсәткечләренә анализ ясау ваклап сату азык-төлек базарында ихтыяҗның тотрыклануын күрсәтә. Ихтыяҗның нормальләшүе фонында сәүдә челтәрләре товарларны бер кулга сату буенча күпчелек чикләүләрне юкка чыгара башлый.
Мидхәт Шаһиәхмәтов искәрткәнчә, 19 марттан башлап республика шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. «Ваклап сату челтәрләренә ихтыяҗ дәрәҗәсе тотрыклануына карамастан, кайбер позицияләр буенча арттырылган тәэмин итү күләмнәре сакланып калачак», – дип белдерде министр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм муниципалитетлар белән берлектә сәүдә челтәрләрендә товар запасларына көн саен мониторинг ясау дәвам итә. Моннан тыш, товар запасларының тотрыклылыгын тәэмин итүне Оператив штабның эш төркеме даими контрольдә тота.
«Кибетләрдә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Сәүдә предприятиеләре беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән», – дип өстәде министр.
«Сез тәэмин итүчеләр, федераль челтәрләр белән бик яхшы эш башкардыгыз. Бу теманы контрольдә тотыгыз», – дип йөкләде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Даруханә челтәрләрендә ассортимент минимумының булу-булмавына һәм бәяләренә көндәлек оператив мониторинг үткәрелә. Республикада бюджет сатып алулары буенча дару препаратларының товар запаслары 2,6 алып 5,2 айга кадәр 5,2 млрд сумга кадәр тәшкил итә.
Система барлыкка китерә торган предприятиеләр мониторингы дәвам итә. Хәвеф-хәтәрләрне киметү һәм предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, федераль ярдәм чараларында катнашу мөмкинлеген максималь рәвештә кулланырга кирәк. Татарстан Республикасының федераль исемлеккә кертелгән система барлыкка китерә торган предприятиеләре ташламалы кредитлар алуга 14 гариза бирде. Бер атна эчендә 12,4 млрд сумлык кредит хупланды.
«Хәзерге вакытта федераль исемлеккә республиканың 49 оешмасы керә, шул исәптән 18 е өстәмә рәвештә соңгы ике атнада кертелгән. Тагын 55 предприятие федераль хакимият органнары каравында», – дип өстәде министр.
Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен бүген импортны алмаштыру мөһим булып тора, дип ассызыклады министр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, Республика маркетинг үзәге базасында импортны алмаштыру платформасы камилләштерелде. Бер атна эчендә элек сатып алынган чит ил продукциясенең 2,5 мең яңа позициясе ачыкланган.
Төбәк маркетинг үзәге ресурсы мөмкинлекләреннән максималь файдалану өчен, бу атнада Икътисад министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә укыту семинарлары үткәрелә.
Бер атна эчендә кредит каникулы сорап 1,7 млрд сумлык 118 гариза бирелгән. 1,5 млрд сумлык 81 гариза хупланды. 12 районда әлеге программа буенча гаризалар булмау күзәтелә.
Бизнеска ташламалы кредит бирү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әйтик, КУЭ Корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Инвестиция» программасы буенча бер атнада 400 млн сумлык 38 гариза бирелде. Россия Үзәк банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Оборотная» программасы буенча бер атна эчендә 1,9 млрд сумлык 289 гариза бирелде. 0,6 млрд сумлык 20 гариза хупланды. Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан бер атна элек эшләтеп җибәрелгән «1764» программасы буенча 504 млн сумлык 12 гариза бирелде.
Моннан тыш, бу атнада республика күләмендә кризиска каршы чаралар пакеты эшли башлады, ул чаралар комплексын, финанс һәм финанс булмаган программаларны үз эченә ала. Чаралар пакетында Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының импортны алмаштыруны үстерүгә, тотрыксыз ставкалы кредитларны рефинанслауга, сәнәгать парклары резидентларына, социаль эшкуарларга, экспортерларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән җиде яңа микрозаймы каралган.
Чаралар пакеты кысаларында Республика гарантия фонды беренче 6 айда комиссия түләүне юкка чыгару белән поручительлекләр бирә, шулай ук комиссия түләвен 3 елга кадәр кичектереп тору белән гарантия фонды поручительлеге астында кредитларны реструктуризацияләүне үткәрә.
Шулай ук индустриаль сәнәгать парклары резидентларына, үзмәшгульләргә, социаль эшкуарларга ярдәм итү һәм башка ярдәм чаралары каралган.