Бүген Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чираттагы эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә тармак министрлыклары вәкилләре катнашында узды һәм шул исәптән импортны алмаштыру һәм импортны алмаштыру продукциясен җитештерүне оештыру мәсьәләләренә дә кагылды.
Эшче төркем әгъзалары икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 4 төп юнәлеше буенча мәсьәләләр турында фикер алышуны дәвам итте:
- сәүдә оешмаларында төп социаль әһәмиятле товарларның бәяләренә һәм булу-булмавына мониторинг уздыру һәм контрольдә тоту;
- инвестиция проектларын тормышка ашыру;
- система барлыкка китерә торган оешмалар белән, шул исәптән импортны алмаштыру һәм логистика мәсьәләләре буенча эш.
- хезмәт базарындагы хәл.
Система барлыкка китерә торган оешмаларның эше утырышның мөһим мәсьәләсе булды. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия икътисадын барлыкка китерүче оешмалар исемлегенә Татарстан Республикасыннан 49 предприятие кертелгән. Хәзер төп бурыч – предприятиеләрнең төп ихтыяҗларын ачыклау һәм аларның федераль ярдәм программаларында катнашуын тәэмин итү.
Шулай ук министр импортны үз илебездә җитештерелгән шундый ук товардар белән алмаштыруның мөһимлеген ассызыклады. Утырыш барышында эшче төркеме әгъзалары стратегик товар төркемнәрен һәм һәр тармак буенча аларның импорт алмаштыру өчен кирәкле комплеклтлый торган товарларын ачыклау, РМҮ мәйданчыклары һәм импортны алмаштыруның федераль сервисы аша аларны сатып алу мөмкинлекләрен эшләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.