Мидхәт Шаһиәхмәтов «Чистай» индустриаль паркы үсешен бәяләде

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Министрлык делегациясенең Чистай районына сәфәре кысаларында эшчәнлеге икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча оештырылган иде: халыкны социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү; халыкны эш белән тәэмин итүне саклау; система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве; инвестиция проектларын тормышка ашыру; кече һәм урта эшкуарлык субъектларының яңа шартларга җайлашуы.

Визит барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов система барлыкка китерә торган предприятиеләр – «Бетар», «Восток-Амфибия»дә, «Восток» фәнни-җитештерү үзәгендә, шулай ук «Чистай» Территориаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары производстволарында – «Камлит» ҖЧҖ, «Ак Барс» аяк киемнәре компаниясе», «Чистай пластмасса заводы», «Уңыш технологиясе»ндә булды. ТР икътисад министры билгеләп үткәнчә, барлык бу компанияләр үсешен дәвам итә, санкцияләргә карамастан, җитештерүне киңәйтергә планлаштыра.

Мәсәлән, индустриаль парк резиденты – Татарстанда махсус аяк киеме җитештерә торган «Барс» фирмасы чыгарыла торган продукция санын быел 20 % ка арттырырга планлаштыра. Компания мәгълүматлары буенча, якын арада яңа җиһазлар килергә тиеш, бу исә аяк киеменең ассортиментын киңәйтергә, шулай ук хезмәткәрләр штатын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Продукцияне сату географиясе киңәйтелә, логистика белән бәйле яңа чишелешләр эзләү алып барыла. Фирма директоры Максим Салаевсүзләренә караганда, бүгенге көндә «Барс» компаниясе – сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен эшче аяк киемнәре җитештерә торган бердәнбер компания, шулай ук балыкчылар һәм аучылар өчен аяк киеме җитештерә. Предприятие продукцияне Россиянең барлык шәһәрләренә, шулай ук Казахстанга җибәрә.

«Чистай» индустриаль паркына визит барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятие җитәкчеләре белән санкцияләр шартларында резидентлар очраша торган актуаль проблемалар турында фикер алышты.

«Безнең республиканың һәр муниципаль районында икътисадны тотрыклы үстерү буенча кризиска каршы штаблар булдырылды. Бүген без Чистай районының система барлыкка китерә торган предприятиеләрен карап чыктык, компанияләр җитәкчелеге белән очраштык, предприятиеләр җитештерү күләмнәрен киметергә җыенмый, эш дәвам итә. Компания җитәкчеләре Россиягә каршы санкцияләр кертү нәтиҗәсендә барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәләр. Җитештерүчеләрнең алга таба үсешкә омтылуларын ишетү куандыра» – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Җитештерү предприятиеләреннән тыш, министр Чистай сәүдә нокталарында да булды. Район беренчел кирәкле товарлар һәм озак саклана торган продуктлар белән тәэмин ителгән.

Районның эшлекле бергәлеге белән очрашу йомгаклары буенча Мидхәт Шаһиәхмәтов бизнеска гамәлдәге федераль һәм республика ярдәме программалары турында мәгълүмат бирүнең җитәрлек булмавын билгеләп үтте һәм мәгълүматны республиканың һәр предприятиесенә җиткерү буенча аңлату эшләре алып бару кирәклеген ассызыклады.

Эшче төркем утырышы кысаларында икътисад министры урынбасарлары яңа федераль чаралар һәм Республика бизнесының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча гамәлдәге программаларда катнашуы турында сөйләделәр.

Республика маркетинг үзәге ресурсларында эшләү утырышның тагын бер мәсьәләсе булды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятиеләргә Республика маркетинг үзәгендә актив эш алып барырга, ә муниципаль берәмлекләргә предприятиеләргә бу ресурсның мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә кирәк, дип билгеләп үтте.

Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында Әгерҗе, Биектау, Мөслим, Спас, Чирмешән муниципаль районнары вәкилләренең муниципаль берәмлекләрдә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү турындагы докладлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International