Күрсәтелгән таләпләрне һәм формаларны унификацияләү эшкуарларның 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашу мөмкинлеген киңәйтә
Эшкуарлар үзмәшгульлек сыйфатында исәпкә кую буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алалар
16 августта эшкуарлар өчен тышкы икътисади эшчәнлеккә ярдәм чараларына багышланган түгәрәк өстәл узачак. Экспертлар экспорт эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән инструментлар һәм программалар турында сөйләячәкләр, төбәк экспортерлары кейсларын тикшерәчәкләр һәм җаваплы структуралар вәкилләренә актуаль тәкъдимнәр исемлеген формалаштырачаклар.
2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе
«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү өчен гариза бирүчеләрне һәм алар тарафыннан бирелгән гаризаларны тикшерүне гамәлгә ашыруга вәкаләтле оешманы билгеләү турында» Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2022 елның 28 июлендәге 277 номерлы боерыгы нигезендә «Татарстан Республикасы кластерлы үсеш һәм проект идарәсе үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү өчен гаризалар тикшерүне гамәлгә ашыруга вәкаләтле оешма итеп билгеләде.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Н.Ершов ур., 29 а йорты, 503 бүлмә.
Элемтә өчен җаваплы зат: әйдәп баручы эксперт Эльвира Мордаханова, +7 (900) 320-30-88.
Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч балык хуҗалыгында, «Мост-Бетон» ҖЧҖ ендә, «Кайбыч агропаркы» сәнәгать паркында, «Август» ҖЧҖдә, шулай ук Буа спирт заводында, «Буа» сәнәгать паркында һәм «АкваАвгустэ» балык үрчетү фирмасында булды.
Татарстанның «Яр Чаллы» һәм «Чистай» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре өч яңа резидент белән тулыланды. 67,5 млн сумлык инвестиция проектлары Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – төбәк икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында республиканың социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү комиссияләренә карап тикшерүгә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Экспортка ярдәм итү үзәгендә кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе программасы буенча семинарлар сериясе дәвам итә. 2022 елның 12 августында «Тышкы сәүдә контрактын төзегәндә таможня процедуралары» темасы буенча өченче семинар узачак.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан Республикасы бизнесы 2022 ел башыннан бирле 820 млн сумнан артык ташламалы финанс ярдәме алды. Ярдәмнән 500 ләп эшкуарлык эшчәнлеге субъекты файдаланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә эшче төркем утырышы кысаларында муниципаль берәмлекләр катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп юнәлеше буенча мәсьәләләр каралды.
Эшкәртү җитештерүе, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм кунакханә бизнесы өлкәсендәге кече һәм урта предприятиеләргә инвестиция максатларына кредитлар биреләчәк. Урта бизнес өчен ставкалар – 3 %, кече һәм микробизнес өчен – 4,5 % тәшкил итәчәк. Кредит бирүнең ташламалы чоры – 5 ел.