Татарстан Республикасы сәнәгать парклары идарәче компанияләре игътибарына!

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

 «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү өчен гариза бирүчеләрне һәм алар тарафыннан бирелгән гаризаларны тикшерүне гамәлгә ашыруга вәкаләтле оешманы билгеләү турында» Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2022 елның 28 июлендәге 277 номерлы боерыгы нигезендә «Татарстан Республикасы кластерлы үсеш һәм проект идарәсе үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү өчен гаризалар тикшерүне гамәлгә ашыруга вәкаләтле оешма итеп билгеләде.

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Н.Ершов ур., 29 а йорты, 503 бүлмә.

Элемтә өчен җаваплы зат: әйдәп баручы эксперт Эльвира Мордаханова, +7 (900) 320-30-88.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International