Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Экспортка ярдәм итү үзәгендә кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе программасы буенча семинарлар сериясе дәвам итә. 2022 елның 12 августында «Тышкы сәүдә контрактын төзегәндә таможня процедуралары» темасы буенча өченче семинар узачак.
Семинар спикеры: Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе федераль тренеры – Муфтахутдинова Халидә экспортлана торган продукцияне таможня органнарында декларациягә ничек әзерләргә һәм тышкы сәүдә контрактына кул куелганда, килешүне хокукый яктан тәэмин итү өчен, документларны ничек алырга икәнлеге турында сөйләячәк.
Семинар эзлекле рәвештә төп таможня операцияләрен тасвирлый:
Укулар 12 августта, 10:00 сәгатьтә көндезге уку форматында башлана.
Теркәлү 9:30 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча башлана: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 (3 кат).
Чарада катнашу бушлай, семинар нәтиҗәләре буенча катнашучыларга курс узу турында сертификатлар тапшырылачак.
Мәҗбүри теркәлү: https://мсп.рф/ или https://exportedu.ru/.
Катнашу буенча сораулар белән Ирина Милютинага +7 (917) 932-48-51 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә.
Бу һәм башка сораулар буенча консультацияне «Минем Бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номерына шалтыратып алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.
Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында июль-октябрь айларында узачак алты семинарны үз эченә ала.