Татарстанда Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә өч яңа инвестиция проекты гамәлгә ашырыла

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстанның «Яр Чаллы» һәм «Чистай» Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре өч яңа резидент белән тулыланды. 67,5 млн сумлык инвестиция проектлары Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – төбәк икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында республиканың социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү комиссияләренә карап тикшерүгә тәкъдим ителде.

Мәсәлән, «Чистай» ТОСЭРның яңа резиденты – «Тандем» ҖЧҖ, ул 10,4 млн сумлык бетон, цемент һәм ясалма таштан әзер төзелеш эшләнмәләрен җитештерү буенча проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра. Яңа производствода 10 эш урыны булдырылачак.

«Яр Чаллы» ТОСЭРын берьюлы ике яңа резидент – «Смартмодуль» ҖЧҖ һәм «Лагуна»ҖЧҖ үз проектларын гамәлгә ашыру урыны итеп сайлады.  

«Смартмодуль» компаниясе елына 1 800 данә егәрлекле җиңел металл конструкцияләрдән модульле биналар җитештерүне оештыра. Проект 24,5 млн сумга бәяләнә. 99 берәмлек яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. 

Үз чиратында, «Лагуна» ҖЧҖ Яр Чаллыда алюминий яктырту баганалары, яктылык комплекслары һәм светодиод яктырткычлар җитештерүне башлап җибәрәчәк. Проект 16 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм 32,6 млн сумга бәяләнә. 

Шулай ук «Чаллы торба заводы» ҖЧҖ килешүенә үзгәрешләр кертелде, алар проект бәясен арттыруны һәм планлаштырылган эш урыннарын 674 берәмлеккә арттыруны күздә тота.

Үзгәрешләр кертелгән тагын бер проект – «Энергоинновацияләр» ҖЧҖнең «Зеленодольск» ТОСЭР резидентының электротехник шкафлар һәм бүлү җайланмалары җитештерүе. Биредә шулай ук проектның бәясе үсте һәм, эш урыннары саны да 21 тән 70 берәмлеккә кадәр артты. 

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 5 социаль-икътисади үсеш территориясе бар, анда 121 компания үз инвестицион проектларын гамәлгә ашыра, алар тарафыннан 47,5 млрд сум яңа производстволарга инвестицияләнгән, шулардан 38,5 млрд сум капитал салынган, 20,6 мең яңа эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International