Татарстанның кече технологик компанияләре (МТК) узган һәм агымдагы елда аларга ярдәм итүнең махсуслаштырылган программалары буенча 400 млн.сумнан артык акча алган.
13 августта Казанда Эшкуар йортында ярдәм институтлары вәкилләре белән бер мәйданчыкта чара узачак. Татарстан бизнесы хакимият, банклар вәкилләренә һәм төрле өлкәләрдән топ-экспертларга сораулар бирә алачак.
2025 елның 6 аенда Татарстан Республикасының кече һәм урта предприятиеләренә бизнеска ярдәм итүнең ташламалы программасы буенча муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге 20гә якын күчемсез милек объекты тапшырылган. 775 объект ирекле санала.
Казан федераль университетында идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чыгарылыш укучыларының гомуми саны 41 кеше тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «МЕГАСТРОЙ» сәүдә челтәрен тәэмин итүчеләр көне узды. Чара барышында төбәк җитештерүчеләре Россия Федерациясендәге иң эре ритейлер вәкилләренә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Татарстанда «Югары Ослан» яңа индустриаль паркы барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелгән гарантияле ярдәм нәтиҗәсендә Казаннан лак-буяу материаллары җитештерүче предприятиене үстерүгә 10 млн.сум заем акчасы алган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ТР Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә Татарстанның экспортка юнәлтелгән эшкуарларын компанияләрнең экспорт потенциалын үстерү өчен семинарлар циклына чакыра.
Республиканың эш башлаучы эшмәкәрләрен, шулай ук яшьләрне һәм студентларны «Росмолодёжь.Предпринимай» Бөтенроссия проектының онлайн-укыту программасына чакыралар.
2025 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыруның сыйфатын арттыру мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмә узды.