Катнашу өчен республиканың 1000 нән артык хатын-кызы гариза бирде, шуларның 300 е сайлап алу этабын узды һәм 250 се укуларын уңышлы тәмамлады. Кызлар 5 атна дәвамында эшкуарлык күнекмәләрен өйрәнделәр һәм остазлар җитәкчелегендә үз бизнес-проектларын булдырдылар.
Татарстан Республикасында социаль контракт буенча үз бизнесын яисә ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 350 мең сум күләмендә дәүләттән субсидия алырга планлаштырган гражданнар өчен бушлай семинарлар сериясе уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча Комиссиянең 5 нче утырышы узды, анда җиде гариза каралды. Комиссия әгъзалары караган ике проект әле яңа, аларны гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә 38 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, республиканың алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә барлыгы 21,2 мең эш урыны булдырылачак.
Инновацияләргә ярдәм итү фонды (ФСИ) 3 бәйгедә катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә: «Планета буенча дежур торучы (XIV чират)», «АГРОНТРИ-2023», «Старт-2». Төбәк компанияләре, мәктәп укучыларын катнашырга һәм гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәмнән файдаланырга чакыралар. Соңгы 5 елда гына да Фонд бюджеты 63,8 млрд сум тәшкил иткән, 38,5 мең проект хупланган.
Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникованың кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк үзәкләре җитәкчеләре белән киңәшмәсендә «Минем бизнес» үзәкләренең эшенә йомгаклар ясадылар.
«Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы республиканың аз керемле һәм күп балалы гаиләләрендәге иҗади сәләтле балалар өчен хәйрия акциясенә йомгак ясадылар. Татарстаннан 6 бала Яңа ел каникулында Мәскәүгә китәчәк һәм аның төп истәлекле урыннарында, шулай ук Кызыл мәйданда балалар Яңа ел тамашасында булачак.
Бүген республика башкаласында Казан Кремле диварлары буенда дүрт көн эшләгән «Мин Татарстан инде ул» ярминкәсенә йомгак ясалды. Ярминкә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» төбәк Үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Үзмәшгульләр өчен кышкы чорда эш шартлары тудырылды – махсус җылы сәүдә павильоннары әзерләнде.
Казанда «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының хәйрия ярминкәсе узды. Татарстаннан төрле почмакларыннан яшь эшкуарлар үз продукцияләрен – кулдан эшләнгән зәркән һәм чыршы уенчыклары, тәм-том, үзенчәлекле интерьер предметлары, үстерелешле уеннар продукцияләре тәкъдим иттеләр. Җыелган акчаларның яртысын укучылар «Игелекле Казан» фонды карамагындагы яшьтәшләре Әнисә Гарипованы дәвалауга бирәчәк.
2022 елның 14 декабреннән 18 декабренә кадәр «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында Татарстаннан килгән социаль эшкуарлар «ЛАДЬЯ. Кышкы әкият – 2022» XXXII Россия Халык сәнгать һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсендә катнаштылар.
Эшче төркем әгъзалары берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар, алар арасында түбәндәгеләр бар: өлешчә мобилизациягә бәйле кредит каникуллары бирү, 2022 елда Республика маркетинг үзәгенең эш йомгаклары, агымдагы елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары төзегән экспорт контрактлары күләме һәм республика экспортерларының ярдәм чараларында катнашуы.