КУЭ илкүләм проекты буенча ярдәм Татарстан спорт киемнәре җитештерүчесенә җитештерү күләмен арттырырга ярдәм итте

2023 елның 31 марты, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «ГК БАРС» ҖЧҖ спорт киемнәре җитештерү предприятиесе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән заем финанславын җәлеп итте.

Гарантия фонды компаниягә 12,5 млн сум күләмендә поручительлек бирде, аның буенча компания 25 млн сум күләмендә кредитны отышлы шартларда рәсмиләштерә алды.

«ГК БАРС» ҖЧҖ тарихы 2016 елдан башлана, ул вакытта Казан шәһәренең спорт мәктәбе өчен фирма логотибы белән спорт киемнәренең беренче партиясе эшләнә.

Бүген бөтен Россия буенча футбол, хоккей, волейбол һәм башка спорт командалары «ГК БАРС» компаниясенең клиентлары булып тора. Автоматлаштырылган җитештерү идарәсе компаниягә клиентларның заказларын оператив эшкәртергә һәм эшнең барлык этапларында продукция җитештерүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Спорт киемнәре җитештерү күләмен арттыру өчен, «ГК БАРС» компаниясенә заем финанслау кирәк була. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды КУЭ илкүләм проекты кысаларында 12,5 млн сум күләмендә поручитель булды. Гарантияле ярдәм белән компания, җитештерү күләмен киңәйтү һәм җитештерелә торган продукция ассортиментын арттыру өчен, уңайлы шартларда 25 млн сум күләмендә кредит рәсмиләштерә алды.

Гариза бирергә, үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу шартларына туры килүен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин. Ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша 8(843)524-90-90 мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International