Татарстанда, «социаль предприятие» статусын бирү өчен, бизнестан гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

«Социаль предприятие» статусы эшкуарларга «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында дәүләт финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын алу мөмкинлеген ача.

Гаризаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге кабул итә.

Әлеге статусны социаль яклауга мохтаҗ категорияләрдәге гражданнарны эшкә урнаштырган яисә шундый гражданнар җитештергән товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) сатучы, яки мондый гражданнар өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатучы эшкуарлар, шулай ук иҗтимагый файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр, барыннан да элек, балаларның ялын, сәламәтләндерүне һәм үсешен тәэмин итүчеләр, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар ала ала.

«Социаль предприятие» статусы ярдәм чаралары комплексына керү мөмкинлеге бирә: субсидияләр һәм грантлар, ташламалы финанслау, махсуслаштырылган белем бирү программалары, милек ярдәме, шул исәптән ташламалы шартларда дәүләт һәм муниципаль милекне арендалау. 

Шулай ук 2023 елның икенче яртысында КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга 500 мең сумга кадәр өстәмә грант ярдәме каралган. Алынган кире кайтарылмый торган акчаларны бизнесны үстерү өчен теләсә нинди нигезле эшкуарлык максатларына юнәлтергә мөмкин булачак. Узган ел бирелгән субсидияләр күләме 47 млн сум тәшкил итте.

Шулай ук социаль предприятиеләр еллык 4,5 % белән 5 млн сумга кадәр ташламалы финанс ярдәме алырга мөмкин.

Социаль эшкуар статусын ел саен расларга кирәк.

Консультацияләр «Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкәдәге инновацияләр үзәгендә Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 каб. 18 адресында уза, телефоны: +7(843) 222-90-60 (өст. 102,118,124), эл.почта cissrt@yandex.ru. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләреннән консультация алырга мөмкин. Вәкилләрнең элемтә өчен мәгълүматлары https://fpprt.ru/ сайтында тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International