Татарстанлылар үз инициативаларын «Яңа заман өчен көчле идеяләр» – 2023 форумына тәкъдим итә алалар

2023 елның 31 марты, җомга

«Яңа заман өчен көчле идеяләр» өченче форумына идеяләр җыю башланды. Гаризалар 6 юнәлеш буенча сайлап алына: милли социаль инициатива, милли технологик инициатива, милли кадрлар инициативасы, милли экологик инициатива, эшкуарлык, цифрлы хезмәтләр. Гаризалар 2023 елның 26 апреленә кадәр проект сайтында кабул ителәчәк.

Чараны Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды оештыра. Форумның төп максаты: Россия суверенитетын ныгытуга һәм милли максатларга ирешүгә зур өлеш кертәчәк инициативаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 8 декабрендәге 899 номерлы Указына ярашлы рәвештә Форум ел саен үткәрелә.

Идеяләрне туплау 6 юнәлеш буенча гамәлгә ашырылачак: милли социаль инициатива, милли технологик инициатива, милли кадрлар инициативасы, милли экологик инициатива, эшкуарлык, цифрлы хезмәтләр. Гаризалар 2023 елның 26 апреленә кадәр кабул ителәчәк.

Башлангыч этапта крауд-платформада идеяләрне бәяләү белән Стратегик инициативалар агентлыгының киң эксперт бергәлеге шөгыльләнәчәк, аның бурычы – топ-1000 идеяне сайлап алу. Аннары Стратегик инициативалар агентлыгының Эксперт советы топ-200 идеяне сайлап алачак, һәм май ахырына Стратегик инициативалар агентлыгының Эксперт советы рәисе һәм бюросы топ-100 идеяне билгеләячәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 инициатива форумның көндезге өлеше кысаларында Россия Президентына тәкъдим ителәчәк. Шулай ук топ-листларга кергән идеяләр авторлары ел дәвамында Росконгресс фонды үткәргән чараларда үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.

Моннан тыш, Оештыру комитеты утырышында Россия брендлары премиясен булдыру мәсьәләләре каралды. Бу тәкъдим Россия Президенты тарафыннан Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышы кысаларында яңгырады. Премия вакытлыча бушаган базар урыннарын алыштырырлык һәм уңышлы алыштыра торган иң яхшы үз илебез брендларына биреләчәк.

Хәзер Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды партнерлык челтәре – федераль һәм төбәк хакимиятләре, үсеш институтлары, бизнес һәм коммерцияле булмаган оешма, ягъни проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруда кызыксынучы оешмалар аша идеяләрне хуплый. Идеяләр һәм инициативалар авторларына административ каршылыкларны бетерүдә, финанслау эзләүдә һәм халыкара дәрәҗәдә танытуда ярдәм итәләр. Шулай ук проектлар белән төбәк идарә итү командалары эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International