Татарстан эшкуарлары өчен «Минем бизнес» үзәгендә «Бизнес-идеяләрне генерацияләү» тренингы узачак. Чара 6 мартта узачак. 11:00 сәгатьтә башлана. Тренинг «кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча оештырылган. Тренингта катнашу бушлай.
Эшкуарларга бизнес төзүнең мөһим этабы –идеяләр тудыру турында сөйләячәкләр. Тәҗрибәле һәм яңа бизнесменнарны икътисади чынбарлыкта яши алырлык уникаль һәм тормышка ашырырлык бизнес-идеяләр булдырырга өйрәтәчәкләр. Эшкуарлар уңышлы бизнесның нинди критерийларга туры килергә тиешлеген, бизнес өчен идеяне ничек булдырырга һәм үстерергә, бизнес идеясен тормышка ашыру мөмкинлеген ничек бәяләргә кирәклекне беләчәкләр.
Спикер - бизнес-тренер Нина Миронова. Ул башка эшкуарларның тәҗрибәләре турында сөйләячәк, бизнес башлау вакытын кыскартачак һәм нәтиҗәгә тизрәк килергә ярдәм итәчәк файдалы инструментлар һәм башка карарлар белән уртаклашачак.
Тренинг 6 апрельдә 11:00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә Петербург урамы, 28 адресында узачак.
Катнашу өчен КУЭ.РФның цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә, «Минем бизнес» үзәгенең «Уку чараларына язылу» хезмәтендә, «Бизнес-идеяләрне генерацияләү» уку курсында гариза бирергә кирәк.
«Минем бизнес» үзәгеннән барлык тренинглар һәм мастер-класслар бушлай һәм «Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үз бизнесын ачарга ниятләгән эшкуарларгв, үзмәшгульләргә һәм затларга туры килә.
Төбәкнең эшкуарлары файдаланырлык хезмәт күрсәтүләр һәм ярдәм чаралары буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номерына шалтыратып алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.