17 апрельдән 7 майга кадәр Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре узачак. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә катнашучыларга бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннары биреләчәк, алар анда үз продукциясен тәкъдим итә һәм сата алачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге 2023 елның 17 апреленнән 7 маена кадәр төбәк башкаласының «Мега» сәүдә үзәгендә язгы ярминкәләр үткәрәчәк. Ярминкәләр «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.
Ярминкәләрдә осталар үзләре җитештергән товарларны – азык-төлек, агач һәм күн әйберләр, фарфор савыт-саба, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, йорт бизәү әйберләре һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елда «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан үзмәшгульләре шундый ук ярминкәләрдә 24 млн сумнан артык акча эшләде. Ярминкәләрдә 1000 нән артык үзмәшгуль катнашты.
Үзмәшгульләргә ярминкәләрдә катнашу өчен РФ.КУЭның Цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк
Үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча әлеге һәм башка программалар турында «Минем бизнес» үзәге телефоны +7 (843) 524-90-90 аша консультация алырга мөмкин.