«Минем бизнес» үзәге Татарстан осталарына һәм һөнәрчеләренә үз товарларын танытуда ярдәм итәчәк

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге «Осталар ярминкәсе – Livemaster» маркетплейсы белән берлектә Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән креатив индустрияләр һәм халык сәнгать кәсепләре өлкәсе эшкуарлары өчен акция башлап җибәрә. Бер ай эчендә, 30 июньгә кадәр, кул эшләре товарлары сатучылар, осталар һәм һөнәрчеләр маркетплейста үз товар позицияләрен бушлай күтәрә алачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәгендә креатив өлкәләр һәм халык кәсепләре эшкуарлары продукциясен таныту программасы старт алды.

«Халык сәнгать кәсепләре осталарының 90% тан артыгы – кече предприятиеләр яки үзмәшгуль гражданнар. Әлеге акция товарларны үз куллары белән ясаучыларга исәпләнгән. Акциядә катнашу аларга өстәмә рәвештә товар сатуны һәм танылуны стимуллаштырырга ярдәм итәчәк, ә бер өлеше өчен «Минем бизнес» үзәкләрендә халык сәнгать кәсепләренә дәүләт ярдәме чаралары белән танышу ноктасы булачак», – дип билгеләп үтә РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Яңа акция гамәлдәге сатучыларга заказчылар санын арттыру өчен маркетплейста үз позицияләрен яхшыртырга, ә яңа килүчеләргә продукцияне танытуның яңа коралын сынап карарга ярдәм итәчәк. Үзмәшгульләр товарны «Осталар ярминкәсе» платформасындагы иң яхшы урын»га 7 көнгә, ШЭ һәм юридик затлар – 30 көнгә күтәрү мөмкинлеге алачак.

Программада инде маркетплейста бизнес алып баручылар да, акция барышында платформада кибет теркәгән кешеләр дә катнаша ала. Ярдәм чарасыннан файдалану өчен, КУЭ.РФның цифрлы платформасында, «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә,алга таба «Livemaster осталар ярминкәсе платформасында алга китеш өчен бушлай купон бирү программасы» хезмәтен сайларга кирәк.

Халык һөнәрләре предприятиеләре федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә ярдәм итү коралларыннан файдалана ала. Алар өчен җитештерүне модернизацияләү, материаллар һәм чимал сатып алу, продукцияне таныту чыгымнарын компенсацияләргә ярдәм итә торган субсидияләр гамәлдә. 2022 елда халык сәнгать кәсепләре секторына дәүләт ярдәменең гомуми күләме 1,1 млрд сум тәшкил итте.

Өлкә эшкуарлары өчен «Минем бизнес» үзәкләре гамәлгә ашыра торган инструментлар арасында күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, реклама буенча хезмәтләр – сайтлар, фирма стиле булдыру, массакүләм мәгълүмат чараларында басылу, социаль челтәрләр алып бару һәм башка күп нәрсәләр бар. «Минем бизнес» үзәкләре Президент инициативасы белән башланган, беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкчелек итә торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International