31 майда Бакуда (Әзербайҗан) «Энергетика һәм альтернатив энергия» Caspian Power 11 нче Каспий Халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Татарстаннан 5 компаниянең коллектив стенд составында халыкара чарада катнашуы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылды.
Әзербайҗанның энергетика тармагының динамик үсеше, инвесторларның төбәккә карата кызыксынуының артуы, Әзербайҗан предприятиеләрендә яңа җиһазлар һәм технологияләрне кертү һәм куллануның киң перспективалары, шулай ук альтернатив энергия чыганакларын үстерү перспективалары Caspian Power халыкара күргәзмәсен оештыруга этәргеч бирде. Күргәзмәдә энергетика һәм электротехника; альтернатив энергия чыганаклары; кабель-үткәргеч продукциясе тәкъдим ителгән.
Рәсми ачылу тантанасында Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев катнашты. Татарстан стендында Россия Федерациясенең Әзербайҗан Республикасындагы илчесе Бочарников Михаил, шулай ук вәкаләтле сәүдә вәкиле Мирсаяпов Руслан һәм ТРның илдәге даими вәкиле Гаделшин Мурад булды.
Коллектив стенд составында Татарстаннан 5 компаниянең катнашуын Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күргәзмә стенды төзелде, күргәзмә мәйданнары һәм җиһазлары арендасы, шулай ук теркәлү җыемнары түләнде. Республика стендында үз продукцияләрен түбәндәгеләр тәкъдим иттеләр:
- «ИТЦ» ҖЧҖ – технологик машиналар һәм җиһазлар;
- «КУПЕР» ҖЧҖ – нефть насос җиһазлары;
– «ЗЭТЗ» ҖЧҖ – заряд бирү җайланмалары;
- «ПРОМЭНЕРГО» ҖЧҖ – электр транспорты өчен заряд бирү станциясе;
- «ЭВАКЕМ ТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖ – ингибиторлар.
«Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, экспортерларга гамәлдәге ярдәм турында төгәлрәк мәгълүмат алырга мөмкин.