ТР Икътисад министрлыгы командасы «Тулы бер дөнья – мин, син, ул» турслетында 2 нче урынны алды

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

2023 елның 3 июнендә Зеленодольск шәһәрендә «Маяк» СК ГАУ базасында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләренең һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүенең Гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы профсоюз оешмалары арасында туристлык слеты узды. Чара Россия көненә һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.

«Тулы бер дөнья – мин, син, ул» турслеты барлыгы 400 дән артык кешене җыйды. Анда республиканың муниципаль районнары министрлыклары, ведомстволары һәм администрацияләре командалары катнашты.

Программа кысаларында «Формула 1» ярышлары (ярышлар тимбилдингы, анда командалар бергәләп ярыш болидларының күчермәләрен ясадылар һәм тизлеккә узышлар оештырдылар) узды, спорт балыкчылыгы, 12 этаптан торган контроль-туристик маршрут (палатка урнаштыру, җыю, бау этабы, катамаранда йөзү, асылмалы бау аша чыгу, скалодром, фигуралы велосипе йөртү, лабиринт, азимут билгеләү һәм башка этаплар) үткәрелде.

Турслет нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы үз төркемчәсендә 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International