ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

“Белем” Рәсәй җәмгыяте 2026 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Белем.Лекторий проекты кысаларында Рәсәй Федерациясенең мәшгуль халкы өчен агарту чаралары программасын гамәлгә ашыра.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Спас муниципаль районында булды. Визит программасына авыл хуҗалыгы һәм туристлык тармагының кайбер объектларын карау, шулай ук муниципалитетның социаль-икътисадый үсеш перспективалары турында фикер алышу кертелгән иде.


13
февраль, 2026 ел
җомга

2026 елда Татарстан Республикасында “Гаилә” милли проектын гамәлгә ашыруга 17,6 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 2,6 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 15 млрд сумы республика бюджетыннан киләчәк. 

Шушы көннәрдә Татарстанда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында сувенир продукциясе һәм халык һөнәрчелеге товарлары комитетының киңәйтелгән җыелышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында булды. Визит программасына икътисадның, инфраструктураның төп объектларын карау һәм мунициперҗе муниципаль районы Советының хисап сессиясендә катнашу кертелгән иде.


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан - “Гадел билге”не яклау үзәге ачылачак беренче 16 пилот регион арасында. Ул 16 февральдә эшли башлаячак һәм эшмәкәрләргә товарларны маркировкалауның яңа кагыйдәләренә җайлашырга ярдәм итәчәк.

“Кешеләр өчен Дәүләт” Федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ) Татарстан Республикасы халкы һәм оешмалары өчен яңа төбәк сервислары барлыкка килде. Хәзер иң кирәкле һәм әһәмиятле мәсьәләләрне “бер тәрәзә” режимында комплекслы һәм уңайлы хәл итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Президент программасы буенча 2026/2027 уку елына әзерлек өчен кандидатлар җыю игълан ителүе турында хәбәр итә.

2026 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов эш визиты белән Теләче муниципаль районына килде. Визит программасына сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларында булу, шулай ук социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча район Советының йомгаклау утырышында катнашу кертелгән иде.


11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Кичә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасында милли проектларны һәм стратегик инициативаларны мәгълүмати яктыртуга багышланган киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International