Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Президент программасы буенча 2026/2027 уку елына әзерлек өчен кандидатлар җыю игълан ителүе турында хәбәр итә.
Президент программасы гамәли юнәлешле һәм проектлы юнәлешле булып тора.
Укыту процессында тыңлаучы аны юнәлтүче оешма проектын
яки үз бизнес-проектын эшли.
Аттестация эшен яклау мәҗбүри тәртиптә предприятие өчен мөһим булган проблемаларны хәл итүне үз эченә ала.
Президент программасы - шәхси, һөнәри һәм карьера үсешенә ярдәм итүче нәтиҗәле социаль лифт булып тора.
Конкурс сайлап алуында катнашырга теләүчеләрнең барысын да түбәндәге мәгълүмат белән танышырга чакырабыз:
Идарәче кадрлар әзерләү программасы югары һәм урта буын җитәкчеләре өчен гамәлгә ашырыла һәм:
• “Казан (Идел буе) федераль университеты” югары һөнәри белем бирү ФДАМУда “Менеджмент” белгечлеге буенча яңадан һөнәри әзерлек курсы (В тибы - 550 сәгать) ;
• РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ”Казан дәүләт медицина университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Сәламәтлек саклауда менеджмент» белгечлеге буенча яңадан һөнәри әзерлек курсы (А тибы - 550 сәгать);
* Белгечнең һөнәри һәм тармак профиленә туры килә торган чит ил яки Рәсәй предприятиесендә стажировка узу.
• Чит телне үзләштерү күнекмәләрен камилләштерү.
Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен документлар 2026 елның 06 апреленә кадәр кабул ителә.
Укуга сайлап алуда катнашу өчен төп таләпләр булып:
- 50 яшькә кадәр (иң яхшысы);
- югары белем;
- гомуми эш стажы кимендә 5 ел;
- идарәче вазыйфаларда кимендә 2 ел эшләү тәҗрибәсе;
- оешманы үстерү проектын гамәлгә ашыруда катнашу, оешманы үстерү концепциясе (проект идеясе), эш бирүче яисә югарырак торучы башка вәкаләтле орган тарафыннан хупланган эшчәнлек өлкәсе булу.
Уку форматы: көндезге-читтән торып уку (4 модуль)
Укытуның дәвамлылыгы: 7 ай, 4 модуль дәвамлылыгы 2 атна. Дүшәмбе - шимбә, 8.30 дан 18.00 гә кадәр. Белем алуның башы - декабрь, ахыры - май.
Чыгарылыш документы: “Менеджмент” һәм “Сәламәтлек саклау өлкәсендә менеджмент” өлкәсендә һөнәри эшчәнлек алып бару хокукын раслаучы һөнәри яңадан әзерлек турында диплом.
Гомуми конкурс:
- белгечнең мотивациясен бәяләү (мотивацион эссе);
- һөнәри интервью барышында белгечнең һөнәри компетентлыгы дәрәҗәсен бәяләү.
1 белгечне укыту бәясе (66% федераль һәм республика бюджеты акчалары исәбеннән, 34% җибәрелә торган оешма яисә тыңлаучы исәбеннән):
- “А” тибындагы “Сәламәтлек саклауда менеджмент” программасы буенча гомуми бәясе 110 250 сумнан артмый. (34% - 37 485 сумнан артык түгел);
- “В” тибындагы “Менеджмент” программасы буенча гомуми бәясе 59 850 сумнан артмый. (34% - 20 349 сумнан артык түгел).
Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен документлар исемлеге:
1) белгеч әзерләүгә тәкъдим итүче оешманың заявкасы. Оешма җитәкчесенең тәкъдиме - РО 01 формасы;
2) оешманы үстерү проекты концепциясе. Индивидуаль проект биреме - РО 02 формасы;
3) югары белем турында диплом күчермәсе;
4) фамилияне үзгәртү турындагы документның күчермәсе (диплом башка фамилиягә язылган очракта);
5) Рәсәй Федерациясе паспортының күчермәсе (фотографиясе һәм туу датасы, паспорт бирелгән урын турында мәгълүмат, яшәү урыны буенча теркәлү булган битләр (2-5 бит));
6) хезмәт кенәгәсенең оешманың кадрлар бүлеге тарафыннан таныкланган күчермәсе (күчермәнең һәр бите вазыйфаи затның имзасы һәм мөһере белән таныклана, эш турында соңгы язудан соң күчермәдә таныклау имзасы һәм мөһере алдында “Хәзерге вакытта эшли” фразасы булырга тиеш. Печать тамгасының оригиналы булырга тиеш.).
СТД-СФР формасы (Рәсәй Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының мәгълүмат ресурсларыннан бирелә торган хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр) АИС ДП автоматлаштырылган мәгълүмат системасында белгечнең шәхси кабинетында беркетелә, СТД-СФР формасын бушату датасы программада катнашу өчен документлар тапшыру датасының 14 көненнән дә соңга калмыйча булырга тиеш.
7) 4 нөсхәдә өч яклы типлы килешү;
8) мотивацион эссе;
9) проектны тәкъдир итү;
10) эшмәкәрлек эшчәнлеге турында таныклык күчермәсе (кирәк булган очракта);
11) шәхси белешмәләрне эшкәртүгә ризалык;
12) шәхси белешмәләрне таратуга ризалык.
Документлар әзерләү:
РО1 формасы һәм РО2 формасы системада автомат рәвештә формалаша https://program.pprog.ru/. Теркәлгәндә “2026/2027 әзерлеге” әзерлек юнәлешен сайларга кирәк, төбәк комиссиясе – Татарстан комиссиясе.
Теркәлү вакытында корпоратив түгел, ә шәхси электрон адресны күрсәтүегезне сорыйбыз.
Теркәлү тәмамланганнан соң, системадагы мәгълүматларны тикшерү һәм документлар җыю буенча алга таба эшләү өчен, түбәндә күрсәтелгән контактлар буенча элемтәгә керергә кирәк.
“Менеджмент” белем бирү программасы буенча документлар тутыру һәм тапшыруның барлык мәсьәләләре буенча “Казан (Идел буе) федераль университеты” ЮББ ФДАОУга түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Казан шәһәре, Кремль ур., 35 й., каб. 1605, дүшәмбе-җомга 08.00 дән 17.00 гә кадәр.
Элемтә заты: Янышева Татьяна Юрьевна
Тел.: +7 927-431-24-35
е- mail: pproguk@gmail.com
“Сәламәтлек саклауда менеджмент” белем бирү программасы буенча әзерлек мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча “Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты” ЮББ ФДБМУсына мөрәҗәгать итәргә: Казан шәһәре, Бутлеров ур., 49 йорт, дүшәмбе-җомга 09.00 дән 17.00 гә кадәр.
Элемтә заты: Ефимова Динә Фуад кызы
Тел.: 8 (843) 236-03-74
e- mail: resource.centr@kazangmu.ru