Кичә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасында милли проектларны һәм стратегик инициативаларны мәгълүмати яктыртуга багышланган киңәшмә узды.
Чарада “Милли өстенлекләр” “АНО” проект офисының төбәкләр белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Александра Петухова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева, Татарстан Республикасы Рәисе мәгълүмат-аналитика идарәсе, “Диалог Регионы” АНО, Татарстан республикасы министрлыкларының ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре матбугат хезмәте вәкилләре катнашты.
2025 елда милли проектларны яктырту эшенең уңышлары турында кереш сүз белән “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстан медиа тармагының “Милли өстенлекләр” АНО проект офисы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә кысаларында милли проектларны мәгълүмати яктыртуда зур уңышларга ирешкән министрлыкларның матбугат хезмәтләрен бүләкләү тантанасы булды.
“2025 елда милли проектларны гамәлгә ашыру йомгаклары һәм милли проектларны һәм стратегик инициативаларны мәгълүмати яктырту буенча төбәкләрне бәяләүнең яңа методикасын куллануга бәйле рәвештә 2026 елга бурычлар турында” доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасында милли проектлар гамәлгә ашырыла торган чаралар һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту арасында туры бәйләнеш күрсәтә.
Медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына, заманча мәгариф инфраструктурасын булдыруга, уңайлы шәһәр мохитен булдыруга һәм цифрлы сервисларны үстерүгә бәйле уңай үзгәрешләр аеруча сизелә", - диде Сәрия Сираҗиева.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре матбугат хезмәтләренең яңа методика буенча илкүләм проектларны мәгълүмати яктыртуда кыенлыклар булуын билгеләп үтте.
Милли проектларны һәм стратегик инициативаларны мәгълүмати яктырту буенча төбәкләрне бәяләүнең яңа методикасы буенча укыту семинары “Милли өстенлекләр” “АНО” проект офисының төбәкләр белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Александра Петухова тарафыннан үткәрелде.
Яңа методика күрсәткечләре буенча фикер алышу кысаларында Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре матбугат хезмәтләре тарафыннан кайбер күрсәткечләрне бөтен төбәк өчен җайлаштыру максатларында үзгәртү буенча конструктив тәкъдимнәр әзерләү турында карар кабул ителде.