“Кешеләр өчен Дәүләт” Федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ) Татарстан Республикасы халкы һәм оешмалары өчен яңа төбәк сервислары барлыкка килде. Хәзер иң кирәкле һәм әһәмиятле мәсьәләләрне “бер тәрәзә” режимында комплекслы һәм уңайлы хәл итәргә мөмкин.
ЕПГУда көндәлек һәм һөнәри бурычларны оператив хәл итү өчен биш тормыш ситуациясе җибәрелгән:
✓ Эшкә урнашуда һәм һөнәри белем бирүдә ярдәм
✓ Татарстан халкы өчен социаль ярдәмче
✓ Инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру
✓ Татарстан Республикасында җәмгыяви сервитут билгеләү
✓ Татарстанның экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасы
Яңалык нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә ЕПГУ порталында меңнән артык кеше “тормыш ситуацияләре” сервисларыннан файдаланды инде.
Клиентларга үзәкләштерелгән якын килүне үстерү һәм цифрлы мөмкинлекләрне киңәйтү - Татарстан Республикасы өчен өстенлек. Яңа сервислар хезмәтләр алу вакытын кыскартып һәм ведомстволарга кирәкле визитлар санын киметеп кенә калмый, ә дәүләт хезмәтләрен гражданнар һәм бизнес өчен максималь уңайлы итә.
(https://www.gosuslugi.ru/landing/forregions).
ЕПГУда яңа сервисларны кулланып карагыз һәм моның никадәр уңайлы һәм нәтиҗәле булуына үзегез инаныгыз (https://www.gosuslugi.ru/landing/forregions).