2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
Форум ел саен РФ Президенты Указы нигезендә үткәрелә һәм 2030 елга кадәр ил үсешенең милли максатларына ирешүгә ярдәм итүче проектлар эзләүгә юнәлдерелгән.
Оештыручылар булып Росконгресс фонды белән берлектә Стратегик инициативалар агентлыгы тора.
Чара Рәсәй гражданнарының илебез суверенитетын ныгытуга һәм үсешнең милли максатларына ирешүгә зур өлеш кертәчәк иҗтимагый әһәмиятле инициативаларын ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Ел саен Форум хакимият, бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, танылган экспертларны һәм фикер лидерларын җыя. Быел фикер алышулар биш тематик юнәлеш буенча узачак:
- милли социаль инициатива;
- милли эшмәкәрлек инициативасы;
- милли технологик инициатива;
- милли кадрлар инициативасы;
- милли экологик һәм климат инициативасы.
Рәсәй Федерациясе субъектларыннан идеяләрне сайлап алу крауд-платформада гамәлгә ашырыла https://идея.росконгресс.рф