Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак

2026 елның 22 мае, җомга

ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.

“Халык сайлавы” махсус номинациясендә җиңүчене Татарстан халкы билгеләячәк.

Үз муниципалитетыңа түбәндәге сылтама буенча ярдәм итәргә мөмкин: https://www.tatar-inform.ru/news/vybor-naroda-v-tatarstane-startovalo-golosovanie-za-lucsii-sovet-predprinimatelei-6027894

Бүләкләү тантанасы 25 майда Казаннан 15 минут ераклыктагы Биектау районында, Рәсәй эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итү белән узачак.

“Иң яхшы иҗтимагый эшмәкәрләр советы" VII Республика конкурсының финалы эшмәкәрләрне, муниципалитетлар, хакимият органнары, бизнеска ярдәм институтлары вәкилләрен һәм Татарстанның эшлекле җәмәгатьчелеген берләштерәчәк.

Финал кунаклары өчен алдан теркәлү каралган.

Бушлай керү өчен QR-код бу каналда чара алдыннан бастырылачак https://max.ru/join/6Ktk0uzHNgCCykhHsYDCKTkQNAiBr5B5Ogjor_IQpDY

Финал кунакларын теркәү: konkurs.aspredrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International