Татарстан бизнесы Бердәм элемтә үзәге аша 3500 мөрәҗәгать калдырган

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Бердәм элемтә үзәге эшли башлаганнан бирле барлык элемтә каналлары аша килгән мөрәҗәгатьләр саны 3500 гә җиткән. Үзәк 2025 елның февраленнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында эшли башлады.

Бизнес еш кына Үзәккә финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын алу шартларына бәйле мәгълүмати ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Барлыгы 1500 шундый мөрәҗәгать эшкәртелгән. Нигездә мөрәҗәгать итүчеләр актуаль микрофинанс продуктлары, партнерлык финанславы, ташламалы лизинг, дәүләттән грант ярдәме һәм социаль контракт төзү мәсьәләләре белән кызыксына. 

Шулай ук эшкуарлар хезмәт күрсәтү өчен документлар тутыру, салым салу режимнары, «Минем салым» кушымтасында теркәлү һәм башка профильле мәсьәләләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәләр. 

Татарстанда Бердәм элемтә үзәге бер тәрәзә принцибы буенча эшли. Аның белгечләре эшкуарлар өчен дәүләт программалары һәм бизнес алып баруга бәйле башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә. Төрле элемтә каналлары - мессенджерлардагы чатлар, порталлар һәм бизнес өчен сервислар, кайнар линия номеры буенча һәм социаль челтәрләр аша алынган мөрәҗәгатьләр эшкәртелә һәм операторлар арасында бүленә. 

Киң таралган сорауларга җавапларны кулланучылар мөстәкыйль рәвештә бизнес – КУЭ  ярдәмнең федераль һәм республика порталларында алырга мөмкин. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге, чат-ботлар аша һәм социаль челтәрләрдә.

Бизнесны башлау, алып бару һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча консультацияне Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 телефоны аша алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International