Татарстанда илкүләм проект буенча эре нефть химиясе компаниясе өчен Тәэминатчы көне узачак

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү максатында 10 октябрьдә «СИБУР» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә Тәэминатчы көнен үткәрәчәк.

ТР Икътисад министрлыгы һәм «Иннокам» кластерлы үсеш үзәгенең уртак инициативасы предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив якын килү индикаторы булып тора һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының КУЭ субъектларының сату базарларын киңәйтү һәм кооперацион элемтәләрне үстерү максатларына туры килә.

Оештыручылар синергетик эффектны билгеләп үтәләр – компанияләр бер яктан үз предприятиеләре тирәсендә тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр кластерын формалаштыра, икенче яктан – Татарстан подрядчыларын эре проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итәләр. 

Татарстан Икътисад министрлыгы мәгълүматы буенча, кече һәм урта бизнесны эре җитештерү предприятиеләре һәм федераль ритейлерлар белән кооперацияләү өчен 2023-2024 елларда 7 Тәэминатчы көне үткәрелгән. Анда төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе һәм сәүдә өлкәләрендәге 21 эре предприятие һәм 1250 артык катнашучы – КУЭ субъектлары катнашкан. Чаралар нәтиҗәсендә 300 эшкуар 2 млрд.сумлык контрактлар белән эре бизнесны тәэмин итүчеләр булган инде.

Очрашуда  «СИБУР» ҖЧҖ вәкилләре үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерәчәк, катнашучы предприятиеләрнең компанияләр ихтыяҗларын ябу өчен потенциаль тәэмин итүчеләр буларак чыгыш ясау тәкъдимнәрен караячаклар. Предприятиеләргә кызыксындырган мәсьәләләр турында шәхсән фикер алышу һәм 5 юнәлеш буенча үз продукциясен B2B очрашуларында тәкъдим итү мөмкинлеге биреләчәк:

· җиһазлар һәм материаллар сатып алу, 

· инвестиция проектлары өчен сатып алулар, 

· химик продукция, чимал, савытлар һәм төргәкләр сатып алу, 

· технологик бәйсезлек һәм импортны алмаштыру,

· ИТ-җиһазлар һәм программа тәэминаты сатып алу.

Чараның программасы белән https://dp.compot.dev сылтамасы буенча танышырга һәм теркәлү узарга мөмкин. 

Очрашу Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак: Казан шәһәре, Спартак ур., 2 йорт. Чарага 2024 елның 7 октябренә кадәр теркәлгән катнашучылар керә ала 

Оештыручылар булып  «Минем бизнес» үзәге һәм КУЭ корпорациясе ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Иннокам» АКО тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International