Татарстан бизнеска күрсәтелгән ярдәм күләме буенча илнең топ төбәкләре исемлегенә керде

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы илнең төбәк микрофинанс һәм гарантия оешмаларының 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады. Татарстан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнеска бирелгән микрозаймнар һәм поручительлекләр саны буенча лидер төбәк булды.

Ил бизнесы җәлеп иткән акчаларның гомуми суммасы 180 млрд сумнан артып киткән. Республиканың бизнеска ярдәм институтлары өлешенә 3 млрд сумнан артык акча туры килә. Татарстан бизнеска бирелгән микрозаймнар саны буенча Россия төбәкләре арасында икенче урында - 461 данә, суммасы якынча 1,2 млрд сум. Шулай ук республика бирелгән поручительлекләр саны буенча ТОП-4 регионга керә - 2 млрд сумга 383 данә. 

«Илкүләм гарантия системасы инструментлары ярдәмендә без бөтен ил буенча бизнес өчен кредит акчаларыннан тигез файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итәбез — шул исәптән эш башлаучы эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен дә. Микрофинанс оешмалары аша 2024 елның беренче яртыеллыгында бизнес 26 млрд сумнан артык күләмдә 12 мең микрозайм алды. Шул ук вакыт эчендә бизнеска төбәк гарантия оешмаларының 9 мең поручительлеге бирелде, бу эшкуарларга 155 млрд.сум кредит алырга мөмкинлек бирде», - дип хәбәр итте Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

«Республика эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында дәүләт финанс ярдәме сорап ешрак мөрәҗәгать итәләр. Өстәвенә,региональ бизнесны үстерү институтларының гарантияләрен һәм микрозаймнарын кулланып, аны шунда ук комплекста җәлеп итәләр. Микрофинанс программалары һәм поручительство шартлары банк тәкъдимнәреннән отышлырак. Мәсәлән, «МХО ярдәм» продукты буенча ставка 1% тәшкил итә», - дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Татарстанда Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнеска еллык 1% белән ташламалы шартларда микрозаймнар бирә. Кредитлар 3 елга кадәр 5 млн сумга кадәр бирелә. Республикада эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә - алар өчен ставка 4,5% башлана. Татарстан Республикасы Гарантия фонды залог белән тәэмин ителеш җитмәгәндә 0,5% киметелгән ставкасы буенча кредит суммасының 70% кадәр поручительлек бирә. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ташламалы шартларда ярдәм күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International