Татарстан үзмәшгульләре махсус ярминкәдә 2,5 млн.сумлык үзләре җитештергән продукцияне саткан

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Россия эшкуарлыгы көненә багышланган 3 ярминкә көнендә республика үзмәшгульләренең кереме 2,5 млн.сумнан артып киткән. Ярминкәдә бөтен Татарстаннан 135 үзмәшгуль катнашты. Алар дәүләт тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай сәүдә урыннары алдылар.

«Масштаблы чараларга багышланган ярминкәләр оештыру безнең үзмәшгульләр арасында иң кирәкле ярдәм чараларының берсе булып кала. Бәйрәм программасы кунакларны җәлеп итә һәм потенциаль сатып алучылар трафигын тәэмин итә – ярминкә эшләгән өч көн эчендә аны меңләгән кунаклар карады. Иң күп сатып алынган продукция – табигый таштан бизәнү әйберләре, эпоксидлы сумала эшләнмәләре, шулай ук үзмәшгульләр ярминкә мәйданчыгында махсус җиһазландырылган фудтракларда әзерләгән стрит-фуд», – дип уртаклашты төбәк икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. 

Шулай ук Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ел саен «Татарстан мин бит инде ул» бренды астында шундый масштаблы ярминкәләр үткәрә, дип билгеләп үтте икътисад министры урынбасары. Хәзер Балаларны яклау көненә багышланган ярминкәгә гаризалар кабул ителә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә. Алар өчен катнашу – бушлай.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда 330 меңнән артык үзмәшгуль гражданин исәпләнә. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәк башлангыч эшкуарларга актив ярдәм итә, программалар комплексын тормышка ашыра – бу ташламалы микрозаймнар, күргәзмәләрдә катнашу, продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башка чаралар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәкнең Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International