Татарстан КУЭ илкүләм проектының мәгълүмат эше һәм танылуы буенча илнең иң актив төбәкләренең берсе булды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

ВЦИОМ тикшеренүе буенча, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат дәрәҗәсе 76% тәшкил итә. НАФИ тикшеренүләре буенча, сораштырылган эшкуарларның 83 проценты бизнеска ярдәм итү чаралары турында белә. Бүгенге көндә Россиядә үз бизнесын 6,3 млн. КУЭ субъекты һәм 10 млн. якын үзмәшгуль үстерә. Шулай итеп, аларның 13 миллионнан артыгы илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары турында белә. Татарстан мәгълүмат эше буенча илнең иң актив 10 төбәге арасында. 

Эшкуарлар белән мәгълүмат эше даими камилләштерелә. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы даими рәвештә төрле мәгълүмат продуктлары дәрәҗәсен һәм төбәкләрнең активлыгын бәяли. Әгәр стартта, 2021-2022 елларда, эшкуарлар белән 30лап төбәк актив мәгълүмати эш алып барган булса, хәзерге вакытта – 70тән артык.

«Бүген «Минем бизнес» үзәкләре – кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең төп инфраструктурасы гына түгел. Үзәкләр аша эшкуарлыкны популярлаштыру һәм бердәм стандартлар һәм алымнар буенча ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү буенча да эш алып барыла. Мондый формат ярдәм инфраструктурасы һәм бизнес-берләшмә арасында диалог төзергә, шулай ук эшкуарлар арасында фикер лидерларын, кече һәм урта бизнесның чын амбассадорларын тәрбияләргә мөмкинлек бирә», – дип аңлата РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова. 

Мәгълүмати эш буенча иң актив төбәкләр – Калининград өлкәсе, Камчатка крае, Ленинград өлкәсе, Липецк, Түбән Новгород, Омск , Орел өлкәләре, Мордовия Республикасы, Саха (Якутия), Татарстан, Ростов өлкәсе, Санкт-Петербург, Севастополь, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра.

Шулай ук Татарстан Республикасы реклама инструментларын кулланып алга этәрү һәм «Минем бизнес» региональ берләшмәләрендә язылучылар үсешенең иң яхшы динамикасы буенча төбәкләр исемлегендә. 

Искәртеп узабыз, бүгенге көндә «Минем бизнес» үзәкләренең социаль челтәрләренә язылучыларның гомуми саны 700 меңнән артып китә. Бер ел эчендә «Минем бизнес» федераль порталына 2 миллионнан артык уникаль кулланучы килгән, сайтны карау саны 6 миллионга якынлашкан. Гомумән, мәгълүмат ресурслары аша «Минем бизнес» үзәкләре ел саен 7 миллион кулланучыга кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International