Татарстаннан 1 меңнән артык кулланучы МСП.РФ цифрлы платформасында дәүләт мөлкәтен сайлап алу буенча яңа сервиска мөрәҗәгать иткән

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Россиядә «Бизнес өчен мөлкәт» сервисын кулланучылар саны беренче өч атнада 7 меңнән артып киткән, болар – юридик затлар, ШЭ, үзмәшгульләр. Яңа сервис платформаның шәхси кабинетыннан барлык дәрәҗәдәге мөлкәтне реаль вакыт режимында сайларга, аның турында тулы мәгълүмат алырга, техник һәм хокук билгеләүче документлар белән танышырга, хокук иясе белән элемтәгә керергә, аукционнарда катнашырга ярдәм итә. 

«Эшкуарлар безгә мөрәҗәгать иткән сорауларның берсе, шул исәптән бина, бизнес өчен җир участогы табарга тиешле төбәкләрдәге очрашуларда да. Без мондый мөрәҗәгатьләрне мөлкәт ярдәме тәртибен аңлату, консультация бирү, мөмкин булган ташламалы шартлар турында киңәш бирү үтенече белән даими рәвештә алабыз. Бу мәсьәләне хәл итү өчен без «Бизнес өчен мөлкәт» сервисын булдырдык, – дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич. Ул шулай ук хәзерге вакытта биредә бөтен ил буенча 50 меңнән артык буш объект тәкъдим ителүе турында да өстәде.

Элек ирекле мөлкәт турында мәгълүматны КФҮ аша яки «Дәүләт хезмәтләре» аша күчермә заказ биреп, электрон рәвештә алырга мөмкин иде. 

Татарстан сервистан файдаланучылар саны буенча лидерлар унлыгына керде – республиканың 1036 эшкуары сервис инструментларына мөрәҗәгать иткән.  

Шәхси эшкуарлар һәм юридик затлардан тыш, сервистан үзмәшгульләр дә файдалана ала. Тиешле фильтрны активлаштырганда күчемсез мөлкәткә махсус исемлекләрдән файдаланырга һәм дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары күрсәткән мөлкәт ярдәменнән файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта дәүләт яки муниципаль мөлкәт түләүле, түләүсез нигездә яки ташламалы шартларда мөлкәт итеп һәм (яки) файдалануга тапшырыла.  

Исемлеккә кертелгән мөлкәт, әгәр преференция дәүләт яки муниципаль программа (ярдәмче программа) белән билгеләнгән очракта, мөлкәт хуҗасы билгеләгән ташламалы шартларда (кагыйдә буларак, аренда түләвенең ташламалы ставкасы) 5 елдан да ким булмаган срокка КУЭ субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга сату-алу үткәрмичә бирелә.

Күчемсез һәм (яки) күчемле мөлкәтне арендага алган КУЭ субъекты аны сатып алуның өстенлекле хокукыннан файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез,  МСП.РФ цифрлы платформасы кече һәм урта бизнес өчен хезмәтләр һәм ярдәм чаралары мөмкинлеген арттыру өчен РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә КУЭ корпорациясе тарафыннан эшләнгән. Президент  Владимир Путин инициативасы белән башлап җибәрелгән, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов тарафыннан кураторлык ителә торган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты нигезендә булдырылган һәм үсеш ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International