Татарстан эшкуарлары узган елда 44 меңнән артык бушлай хезмәт алган

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2023 елда ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы бизнеска ярдәм итү институтлары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында республика эшкуарларына 44 меңнән артык финанс булмаган хезмәт күрсәткән. Ярдәм институты 17 меңнән артык эшкуарга, үзмәшгульләргә һәм физик затларга бушлай хезмәт күрсәткән.

Республика бизнесы ЭДО сервисларына һәм хисап тапшыру, продукцияне сертификацияләү, аны маркетплейсларга чыгару һәм алга җибәрү, күргәзмәләрдә, шул исәптән халыкара күргәзмәләрдә катнашу мөмкинлеге алган. Шулай ук 4 меңнән артык кеше «Минем бизнес» үзәге үткәргән төрле белем бирү программаларында һәм чараларында катнашкан.

Шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәкнең Эшкуарлыкка ярдәм фонды үсешнең төрле этапларында бизнес өчен ташламалы финанс ярдәме күрсәтеп килде. Эшкуарлар һәм үзмәшгульләр микрозаймнарны 5,5% кадәр киметелгән ставка буенча ала ала. 2023 елда Фонд 900гә якын бизнес субъектына 2 млрд.сумнан артык суммага финанс ярдәме күрсәткән.

Моннан тыш, 3 меңгә якын Татарстан эшкуары төбәкнең Экспортка ярдәм итү үзәге хезмәтләреннән файдаланган. Нәтиҗәдә, 70 эшкуар 24 млн АКШ долларыннан артык суммага экспорт контрактлары төзегән.

Социаль өлкә инновацияләре үзәге ярдәме белән 190 эшкуар социаль эшкуарлар реестрына кертелгән. Алар социаль юнәлешле бизнеска грант ярдәме өчен әзерләнергә һәм гариза бирергә ярдәм иткән уку курсын үткәннәр. Узган елда 217 социаль һәм яшь эшкуар 500 мең сумга кадәр грант алган. Аларның гомуми суммасы 92 млн.сумнан артып китә. Акчалата ярдәм нәтиҗәсендә компанияләр кирәкле җиһазлар сатып ала, биналарны арендага ала, җитештерү һәм бизнесны үстерү өчен материаллар сатып ала.

Бизнеска ярдәм алу мәсьәләләре буенча республика эшкуарлары кайнар линия номеры буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International