Татарстан башкаласында Яңа ел ярминкәсендә 210 үзмәшгуль катнашты

2023 елның 29 декабре, җомга

Узган ялларда Казанда «Татарстан мин бит инде ул» традицион Яңа ел ярминкәсе узды. 3 көн эчендә бөтен республикадан 210 дан артык үзмәшгуль үз продукциясен тәкъдим итте. Ярминкә РФ Президенты инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан республика башкаласында өч көнлек Татарстан үзмәшгульләре продукциясе ярминкәсе узды. Бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында үзмәшгульләр ярминкә кунакларына татлы бәйрәм бүләкләре, шоколад, милли колоритлы бизәнү әйберләре һәм киемнәр, көндәлекләр, открыткалар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр.

Шулай ук чарада үзмәшгуль курьерларны бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчегә – электр велосипеды, ә калган 9 иң яхшы курьерга эш өчен яңа велосипедлар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ризык һәм әзер ризыклар китерү агрегаторлары белән хезмәттәшлек итүче курьерлар өчен беренче онлайн-марафонны башлап җибәрде.

«Минем бизнес» үзәге спикерлары махсус рәвештә «Мин – үзмәшгуль» онлайн-интенсивын үткәрделәр, анда үзмәшгульлекнең уңай яклары һәм лайфхаклары турында сөйләп, махсус салым режимының барлык үзенчәлекләрен ачтылар һәм үзмәшгульләргә масштаблашу, үсү һәм эшкуар булып китү буенча киңәшләр бирделәр. Интересив тыңлаучылары велосипедлар уйнатуда катнашты.

Искәртеп узабыз, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәк үзенчәлеген чагылдырган республика үзмәшгульләре продукциясен алга сөрү өчен ел саен «Татарстан мин инде ул» бренды белән зур ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә. Аларда катнашу – бушлай. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International