2024 елның 26-27 февралендә «Яңа заман өчен көчле идеялар» форумы узачак

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Дүртенче «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы 2024 елның 26-27 февралендә узачак. Форумны оештыручылар – Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, өстәмә оештыручылар – ВЭБ.РФ.

«Идеяләрне сайлап алу юнәлешләре, һичшиксез, безнең һәрберебезгә кагыла һәм яңа стандарт булмаган карарлар таләп итә. «Халыкның тормыш сыйфаты», «Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү», «Тормыш өчен киңлек», «Эффектив хезмәт һәм мәгариф», «Технологик үсеш», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы чишелешләр», «Эффектив дәүләт» номинацияләренең һәрберсендә көчләрне берләштереп күрергә мөмкин булган үсеш нокталары бар. 2024 елның 31 гыйнварына кадәр без барлык төбәк гражданнарыннан кызыклы идеяләр көтәбез, аларның һәрберсе экспертиза узачак һәм бәя алачак. Безнең бурыч – җиңүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү һәм барлык проектларны анализлау», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Форумның оештыру комитеты рәисе Максим Орешкин.

Идеяләр җыю традицион рәвештә  идея.росконгресс. рф крауд-платформасында уза.

Платформага 500дән артык идея килгән инде, анда өч меңгә якын катнашучы теркәлгән, алар килгән барлык тәкъдимнәрне тикшерүдә катнашалар. Экспертлар үз эшләрен башлаган, алар реаль вакыт режимында гаризаларны эшләп бетерү һәм камилләштерү буенча киңәшләр бирәләр. Идеяләрне генерацияләү буенча актив эш төбәкләрдә дә башланды, һәм якын арада без бөтен илдән күп кенә перспективалы тәкъдимнәр көтәбез», – диде СИА генераль директоры, Форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары Светлана Чупшева.

«Без гражданнарның кызыксынуын һәм аларның крауд-платформага биргән инициативаларга аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәтен күрәбез. Ел саен гаризалар саны арта бара, бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең форумга ышанычын күрсәтә, әмма, иң мөһиме, идеяләрнең сыйфаты арта. Алар бүгенге көндә федераль ведомстволарда, төбәкләрдә, форумның башка партнерларында булган сорауларга җавап бирә. Моннан тыш, алар гражданлык җәмгыятен реаль эшләр һәм уңай үзгәрешләр көн тәртибе тирәсендә мобилизацияләүгә ярдәм итә», – дип ассызыклады Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Форумның оештыру комитеты җаваплы секретаре Антон Кобяков.

Беренче «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы 2020 елда узды. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Форум ел саен үткәрелә башлады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International