Икътисад министрлыгында җирле үзидарә органнарына административ йөкләнешне киметү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

2023 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республиканың җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына карата дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Чара икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина рәислегендә узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм республика башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Гүзәл Насыйбуллина 2022-2023 елларда җирле үзидарә органнарына карата дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру эшен оештыру турында доклад белән чыгыш ясады. Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан профилактика коралларын куллану, хәтәрлек юнәлеше булган алымны куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан тикшерүләр үткәргәндә җирле үзидарә органнарының проблемалы мәсьәләләрен һәм аларны хәл итү юлларын үз докладында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары – юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров белдерде.

Чарада докладчылар муниципаль берәмлекләргә административ һәм финанс йөкләнешнең шактый артуын билгеләп үттеләр. Аерым алганда, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарына карата чыгарылган күрсәтмәләр санын арттыруның конкрет мисалларын билгеләде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча киләсе елда әлеге мәсьәләне Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарының һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиядә карау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International