1600дән артык Россия эшкуары үз продукциясен һәм хезмәтләрен сату базарларын киңәйтү өчен МСП.РФ цифрлы платформасыннан файдаланган

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

«Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы кече бизнеска эре компанияләрнең актуаль ихтыяҗларына турыдан-туры керергә, аларга үз хезмәтләрен яки продукциясен тәкъдим итәргә, потенциаль заказчылар белән сөйләшүләрдә оператив кире элемтә һәм ярдәм алырга мөмкинлек бирә.  

Бүгенге көндә МСП.РФ  цифрлы платформасында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисының «Ритейлерлар һәм җитештерүчеләр тәэминатчысы булу» бүлегендә кече һәм урта бизнестан продукция сатып алырга әзер булган 300дән артык Россия шәхси һәм чит ил заказчыларыннан сәнәгать продукциясенә һәм азык-төлек булмаган товарларга ихтыяҗның 10,7 мең номенклатура позициясе урнаштырылган. Биредә сез предприятие җитештерә торган продукциягә ихтыяҗ таба аласыз, таләпләр, китерү күләмнәре һәм башка шартларны карый, шулай ук үз продукциягезне потенциаль заказчыларга тәкъдим итә аласыз.  

«Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы ярдәмендә 100дән артык компания  эре бизнесны тәэмин итүчегә әйләнгән. Шулай итеп, «Далини»  СЙ ҖЧҖ Татарстан предприятиесе Белорусиядән  «Автогидроусилитель» Борисов заводы» ААҖ һәм «Экран» ААҖ эре заказчылары белән подшипниклар китерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешенгән.

Зур компанияләрнең сез җитештергән продуктларга ихтыяҗын ничек тикшерергә:

1 адым. МСП.РФ системасына керергә;

2 адым. «Бәйләнгән» бизнес белән дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язуы ярдәмендә авторизацияләнергә;

3 адым. «Сервислар» менюсында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» өлешен сайларга һәм товарның исеме, ОКПД2 коды яки җитештерү төбәге буенча тиешле ихтыяҗны табарга;

4 адым. Кызыксындырган сорауга җавап бирергә һәм үз тәкъдимеңне заказчыга җибәрергә.

МСП.РФ цифрлы платформасы – эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм үз бизнесларын башларга планлаштыручыларга ярдәм итүче дәүләт платформасы. Ул онлайн рәвештә ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итә, дәүләт һәм бизнес-сервислар бирә, бизнесның дәүләт белән үзара хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итә. Платформаның операторы булып «КУЭ» корпорациясе«МСП» АҖ тора. КУЭ корпорациясе хезмәткәрләре заказчылардан кире элемтә алырга, сөйләшүләргә әзерләнергә һәм аларны алып барырга, җитештерү компанияләренә дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга ярдәм итә. Әлеге эш «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Сервисны куллану мәсьәләләре буенча сез КУЭ корпорациясенә мөрәҗәгать итә аласыз: b2b@corpmsp.ru, 8-800-100-1-100 тавыш менюсы 0_1_233.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International