Татарстан предприятиесе ТР Гарантия фонды ярдәме белән ассортимент линейкасын киңәйтте

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында лазер ярдәмендә кисү һәм металл бөгү хезмәтләрен күрсәтүче «Челнылазер» ҖЧҖ «Ярдәм – 2023» программасы буенча финанслар җәлеп итте. Займ акчаларын алуда Татарстан Республикасының Гарантия фонды 15 млн сум күләмендә поручительлек биреп ярдәм күрсәтте.

Компания тарихы 2021 елдан башлана, ул вакытта компаниягә нигез салучы Эмил Шәехов җитәкчелегендә  табаклы металл эшкәртүдә тәҗрибәсе булган әйдәп баручы белгечләр Чаллы шәһәрендә урнашкан җитештерү цехы территориясендә лазер кисемтәләре кулланып металл эшләнмәләр җитештерә башлыйлар.  

Бүген компания җитештерүне үстерүен дәвам итә һәм башка әйберләр ясау белән параллель рәвештә илнең эре шәһәрләрендә күп катлы паркинглар төзү өчен металл әйберләр ясау проектын башлап җибәрә. 

Җитештерү күләмен арттыру һәм «Челнылазер» компаниясе җитештергән продукция ассортиментын киңәйтү өчен өстәмә финанслар кирәк булган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының Гарантия фонды үсеп килүче Татарстан компаниясенә ярдәм күрсәтте һәм «Ярдәм – 2023» ташламалы продукты кысаларында 15 млн сум күләмендә поручитель булды, аның буенча компания 30 млн сум күләмендә кредитны отышлы шартларда рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

«Ярдәм – 2023» продукты буенча Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан поручительлекнең максималь суммасы 70 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% кадәр. Бүләкләү ставкасы теркәлгән һәм 0,5% тәшкил итә.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесының гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшертә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала, шулай ук тел.:  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International