15 меңгә якын татарстанлы «Минем бизнес. E-COM» форумында катнашты

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда «Минем бизнес. E-COM» форумы узды.  Форум зур кызыксыну уятты – спикерларны шәхсән тыңлар өчен 1189 кеше килде, бу пленар сессия үткән залның максималь сыйдырышлылыгына туры килә иде. Тагын 13500 кеше онлайн-трансляциягә тоташты.

Өч ел элек Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча җирле продукцияне электрон коммерция платформалары аша алга этәрүгә ярдәм итүче эшче төркем оештырылды. Татарстан илдә бу тармакны үстерүнең үз стратегиясен эшләүче беренче төбәк булды. Бу өч ел эчендә Татарстан селлерлары саны 174 тапкырга арткан – хәзер алар 60 меңгә якын. Хәзер бу – Татарстанда теркәлгән юридик затларның һәм үзмәшгульләрнең 12 проценты. Татарстан сатучыларының 30% өчен интернет-сәүдә төп керем чыганагына әверелде.

Чарада ТР Рәисенең форумда катнашучыларга сәламләү хаты укылды, анда ул Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен электрон сәүдәнең мөһимлеген ассызыклады. 

«Минем бизнес. E-COM» Россия интернет-сәүдә базары лидерларын җыйды, алар арасында Wildberries компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук, Ozon идарәче директоры Сергей Беляков, KazanExpress генераль директоры Линар Хөснуллин, «Яндекс» дәүләт хакимияте органнары белән элемтә директоры Дмитрий Русаков һәм «Алиэкспресс Россия»нең дәүләт хакимияте органнары белән элемтәләр буенча вице-президенты Сергей Лебедев бар иде.  Панель дискуссиясенең модераторы интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе җитәкчесе Артем Соколов булды. Экспертлар 2024 елда базар тенденциясе турында җентекләп фикер алыштылар һәм интернет-сәүдә белән бәйле эшкуарлыкка ярдәм өлкәсендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен югары бәяләделәр.

Форум зур кызыксыну уятты – спикерларны шәхсән тыңлар өчен 1189 кеше килде, бу пленар сессия үткән залның максималь сыйдырышлылыгына туры килә иде. Тагын 13500 кеше онлайн-трансляциягә тоташты.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узды. Форумны оештыручылар булып ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге» АКО белән берлектә ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге чыгыш ясады.

«Бүген Татарстан – интернет-сәүдә өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп итү ноктасы, форумда катнашучыларның саны һәм составы шуңа дәлил булып тора.  Моңа Россиядә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча кабул ителгән электрон сәүдәне үстерүнең беренче региональ программасы ярдәм итә.  Республика җитәкчелеге инициативасы белән безнең эшкуарлар e-com базарына чыгу һәм алга китү өчен кирәкле күнекмәләр, белем һәм ярдәм алалар», – дип үз фикерләре белән уртаклашты ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International