Казандагы хәйрия ярминкәсендә 120 укучы катнашты

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының хәйрия ярминкәсе ачылды. Бөтен республикадан яшь эшкуарлар үз продукцияләрен – кулдан эшләнгән чыршы бизәкләрен, кулдан ясалган прәннекләрне, шәмнәрне, курчакларны, йомшак уенчыкларны, тәм-томнарны һәм интерьерның оригиналь предметларын тәкъдим иттеләр.

Программада 5-7 нче сыйныф укучылары катнашты.  Мәйданчыкта Татарстанның төрле почмакларыннан 120 баланың хезмәте һәм товарлары тәкъдим ителде.  Шул ук вакытта алынган акчаның бер өлешен укучылар үзләренең яшьтәше – «Добрая Казань» хәйрия коммерциячел булмаган оешмасы карамагындагы 11 яшьлек Артурны дәвалауга юнәлдерәчәкләр.

Проект укытучылардан да, балалардан да, аларның әти-әниләреннән дә бик күп уңай кайтавазлар алды.  Уку уза торган программа бик бай. Мәктәп укучылары өчен мастер-класслар һәм тренинглар уза, анда спикерлар сыйфатында төрле экспертлар, шул исәптән эшкуарлар чыгыш ясый.

Быел «Мәктәп бизнес-старты» проектында республика шәһәр һәм районнарыннан 11 меңнән артык укучы катнашты. Катнашучылар ике ай дәвамында эшлекле уен форматында эшкуар портретын төзү форматында белем алдылар, махсус тест узып, үз проектларын тәкъдир иттеләр, бизнес-план һәм PR-кампаниясен эшләделәр.

Соңыннан 600 катнашучы үз проектларын эшкуарларга тәкъдир итте.  Сынауны узган мәктәп укучылары хәйрия мәктәп ярминкәсендә катнаша.  Сайлап алганнан соң команда 2024 елның февралендә узачак бизнес-кейслар чемпионатына барачак.

Елена Тихонова искәртеп узганча, мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2024 елның апреленә билгеләнгән. Җиңүчеләр Мәскәүгә һәм  «Сколково» технопаркына барачак.

«Балаларның кирәкле һәм аларга кызыклы проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бар.  Проект республика эшкуарлык эшчәнлегенең бөтен спектрын чагылдыра. Аларның икътисадның реаль секторын үстерү өмете бар, балалар сату күнекмәләрен, җитештерүне оештыру күнекмәләрен ала. Аларга үзләрен үзмәшгуль буларак теркәү вакытында ала алган ярдәм чаралары турында сөйлиләр», – дип өстәде ТР Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү идарәсе башлыгы Мария Суховая.

«Мәктәп бизнес-старты» программасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты нигезендә һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан ТР Рәисе йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International