Тикшерүләргә мораторий 2024 елга озайтылды

2023 елның 15 декабре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте актының аерым нигезләмәсенең үз көчен югалтуын тану турында» 14.12.2023 ел, №2140 карары белән 2024 ел ахырына кадәр планлы тикшерүләргә мораторий озайтылды.

2023 елдагы кебек үк, бик югары һәм югары куркыныч категорияләренә караган объектлар(социаль, сәнәгать объектлары, зыян китерү куркынычының максималь дәрәҗәсенә ия булган аерым эшчәнлек төрләре)  өчен, контроль органнары тарафыннан гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, илнең иминлегенә куркыныч янаган очракта, шулай ук мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары нигезендә үткәрелгән тикшерүләр өчен искәрмә ясалачак.

Мораторийның нәтиҗәлелеге статистика белән расланган: Россия буенча тикшерүләр саны 2019 ел белән чагыштырганда 5 тапкыр кимегән, Татарстан Республикасы буенча тикшерүләр саны 4 тапкыр кимегән.

Кабул ителгән карар – дәүләт башлыгы йөкләмәсе кысаларында хөкүмәт гамәлгә ашыра торган контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасының бер өлеше.

Күрсәтелгән чаралар тикшерүләрнең сизелерлек үсешен булдырмаска ярдәм итә, бу кече бизнес предприятиеләренең зур санына административ йөкләнешне җитди киметергә мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы эшкуарлары контроль органнарының планлаштырылган, агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында, шулай ук кабул ителгән карарларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында «Контроль һәм күзәтчелек» махсус бүлегендә күрә һәм белә ала.

Шулай ук тикшерүләр һәм профилактик чаралар белән контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәрнең һәм сервисларның түләүсез цифрлы платформасында –  «Сыналган бизнес» https://provbiz.ru интернет-ресурсында танышырга була.

Биредә бизнесның контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара эшчәнлеге турында 1 300 сорау һәм җавап һәм 1 335 типик бозу һәм аларны булдырмый калу ысуллары турында норматив хокукый актларга сылтамалар белән файдалы мәгълүмат тупланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International