ТР Министрлар Кабинетында «Ел җитәкчесе – 2023» республика конкурсы лауреаты исеменә кандидатлар каралды

2023 елның 15 декабре, җомга

2023 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Ел җитәкчесе-2023» республика конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

2023 елда «Ел җитәкчесе – 2023» конкурсы лауреатлары 7 номинация буенча билгеләнде: «Югары конкурентлык сәләте өчен», «Инвестицион активлык өчен», «Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен», «Югары социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен», «Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен», «Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен».

Конкурста катнашучылар (номинантлар) исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган.

Конкурста катнашу өчен барлыгы 500 тәкъдим җибәрелгән. Лауреат исеменә 115 җитәкче дәгъва итә, алар үз коллективлары белән бергә 2023 елда конкурс номинацияләрендә каралган эшчәнлек юнәлешләрендә предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин итә.

«Ел җитәкчесе – 2023» республика иҗтимагый конкурсы лауреаты исеменә кандидатлар турында тулырак мәгълүматны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, ел саен үткәрелә торган «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президентының 2002 елның 26 февралендәге ПУ-121 номерлы Указы белән гамәлгә куелган. Конкурс эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш керткән предприятиеләр һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләренең уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын тәэмин итү, бүләкләү һәм тарату максатында үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International