Чаллыда Тәэмин итүче көнендә Татарстанның 150 эшкуары катнашты

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сатуны киңәйтү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Минем бизнес» региональ үзәге составына керүче «ЦКР «ИННОКАМ» АКО һәм «КУЭ корпорациясе» АҖ ярдәме белән  Чаллыда Машина төзүчеләрне тәэмин итүче көнен уздырды. Чарада 150 эшкуар катнашты. 

Эре заказчыларны «Минск трактор заводы» ААҖ (Беларусь) һәм «СОЛЛЕРС» ГАҖ тәкъдим итте. Компанияләр вәкилләре үсеш һәм локализация планнары турында сөйләделәр, үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерделәр һәм катнашучы предприятиеләрнең потенциаль тәэмин итүчеләр сыйфатында чыгыш ясау тәкъдимнәрен карадылар, шул исәптән B2B очрашуларында да.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылды һәм КУЭ субъектларын, шул исәптән республикадагы сәнәгать парклары резидентларын үстерүгә, кече бизнесның эре компанияләр белән хезмәттәшлеген җайга салуга юнәлдерелгән иде.

Машина төзүчеләр өчен тәэмин итүче көне республиканың кече җитештерүчеләре белән эре бизнес очрашулары сериясендә дүртенче чара булды. Элегрәк очрашулар төзелеш, нефть химиясе компанияләрен, шулай ук республиканың сәнәгать парклары резидентларын үз эченә алган иде. Анда Татарстанның 900 эшкуары катнашты.

Мондый очрашуларны үткәрү предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив якын килү индикаторы булып тора һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының КУЭ субъектларының сату базарларын киңәйтү һәм кооперацион элемтәләрне үстерү максатларына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, республика эшкуарларының үзләре турында сөйләү һәм «Сәнәгать кооперациясе һәм сату» сервисы аша эре бизнес арасыннан заказчылар табу мөмкинлеге дә бар. Ул МСП.РФ цифрлы платформасында урнаштырылган. Сервис субъектлар үз тәкъдимнәрен җибәрә ала торган товарлар турында Россия һәм якын чит илләрнең эре компанияләренең ихтыяҗларын җыя.

Татарстанда бизнеска ярдәм беренче вице-премьер  Андрей Белоусов кураторлыгындагы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты нигезендә башкарыла 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International