Татарстан мәктәп укучылары үз продукцияләрен хәйрия ярминкәсендә тәкъдим итәчәк

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

2023 елның 19 декабрендә Казанда мәктәп хәйрия ярминкәсе узачак. Үз товарларын һәм хезмәтләрен «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучылар — республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 120 яшь эшкуар тәкъдим итәчәк. ​

Сатудан кергән акчаларның бер өлеше «Игелекле Казан» хәйрия коммерциячел булмаган оешмасы карамагындагы баланы дәвалауга юнәлдереләчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак.

Татарстан Республикасында  «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында икенче ел мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенциясен үстерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» масштаблы республика программасы гамәлгә ашырыла. Программаны Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Ярминкәдә балалар үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәкләр. Проектны оештыручылар казанлыларны ярминкәгә килергә һәм яшь бизнесменнарга ярдәм итәргә чакыра. Кунаклар туганнарына һәм якыннарына уникаль яңа ел бүләкләре сатып ала алачак. Сатудан кергән акчаның бер өлешен балалар баланы дәвалауга тапшырачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International