Чаллы эшкуарлары өчен бизнесны үстерүгә финанс һәм инвестицияләр җәлеп итү турында түгәрәк өстәл узачак

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

«Чаллы-Экспо» күп тармаклы форумы кысаларында 14 декабрьдә Чаллы һәм республиканың якын-тирә районнары эшкуарлык берләшмәсе өчен бизнесны үстерүгә финанс һәм инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган түгәрәк өстәл узачак. 

Чара  «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында  «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән узачак.

Төп тема – дәүләт финанс ярдәмен, предприятиеләр үсешенең төрле этапларында инвестицияләр җәлеп итү. Моннан тыш, спикерлар экспортерлар, IT-компанияләр һәм стартаплар өчен актуаль кораллар һәм программалар турында сөйләячәкләр. 

Спикерлар булып «Минем бизнес» үзәге, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге, ТР Гарантия фонды, «ИТ-парк» ДАУ вәкилләре чыгыш ясаячак.

Катнашу бушлай, әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://clck.ru/36waN7.

Чара 14 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 49а, «Палитра» сәүдә үзәге, 2 кат адресы буенча узачак.

Түгәрәк өстәлне оештыручылар: «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге, «Экспо-Кама» күргәзмә үзәге, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International